22 октябрьдә - район үзәгендә ярминкә
Шимбә көнне, 22 октябрьдә, район үзәгендә авыл хуҗалыгы продукциясе: ит, кош-корт,сөт ризыклары, яшелчә, бәрәңге, бөртек-фураж һ.б. сату буенча ярминкә оештырыла. Район башкарма комитетының икътисад бүлеге һәм Яңа Чишмә авыл җирлеге башкарма комитеты булачак ярминкәдә товарлар ассортиментын арттыру буенча халыктан ул көнне нәрсә сатып алырга теләүләре турында тәкъдимнәр кабул итәләр, шулай...
Шимбә көнне, 22 октябрьдә, район үзәгендә авыл хуҗалыгы продукциясе: ит, кош-корт,сөт ризыклары, яшелчә, бәрәңге, бөртек-фураж һ.б. сату буенча ярминкә оештырыла.
Район башкарма комитетының икътисад бүлеге һәм Яңа Чишмә авыл җирлеге башкарма комитеты булачак ярминкәдә товарлар ассортиментын арттыру буенча халыктан ул көнне нәрсә сатып алырга теләүләре турында тәкъдимнәр кабул итәләр, шулай ук сатып алына торган товарның күләмен (зурлыгын) күрсәтеп, авыл хуҗалыгы продукциясенә заявкалар да бирергә була.
Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 2-24-97, 2-20-08.
Үткән шимбәдә безнекеләр Казанда үткән ярминкәдә катнаштылар. Акъяр, Петропавел һәм Архангел авыл җирлекләреннән, КМС заводыннан алып барган продукция тиз арада сатылып беткән. Акъярлылар ярминкәгә аеруча әйбәт хәзерләнгәннәр. Казанлыларны кайнар чәй, тәм-томнар белән дә сыйлаганнар. Авыл халкы 4,4 тонна ит, 2,5 тонна бәрәңге, 20 баш каз, 1,6 тонна сөт ризыклары сатып, 1,1 млн. сум акча алып кайткан. Ярминкәгә киләсе сәфәр 12 ноябрьгә планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев