23 декабрьгә Татарстанда COVID-19ның 12 480 очрагы теркәлгән
Татарстанда COVID-19ның 102 яңа очрагы теркәлгән, барысы да чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән. 27 кеше хастаханәгә салынган, 75 кеше өйдә дәвалана.
Яшь төркемнәре буенча: 18 яшькә кадәр – 2, 18 яшьтән 30га кадәр – 9, 30дан 50гә кадәр – 43, 50дән 60ка кадәр – 21, 60тан 70кә кадәр – 14, 70тән 80гә кадәр – 8, 80нән 90га кадәр – 5, 90 яшьтән өлкәнрәк – 0.
География: Казанда – 55, Яр Чаллыда – 11 очрак теркәлгән, Әгерҗе, Алексеевск, Бөгелмә, Арча, Югары Ослан, Кайбыч, Кама Тамагы, Нурлат, Тукай районнарында – 1әр очрак, Аксубай, Балтач, Яшел Үзән, Кукмара, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Питрәч, Спас районнарында – 2әр очрак, Буа, Лаеш районнарында – 3әр очрак, Чистай районында – 5 очрак теркәлгән.
Барлык чорда 10 555 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 22 кеше - узган тәүлектә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев