Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

24 февральдә Яңа Чишмәдә авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды

Ул Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итүгә багышланган иде.

Сатып алучыларга ШЯХ һәм КФХлар продукциясе тәкъдим ителде. 

Ярминкәдә сыер, дуңгыз, сарык ите, бройлер, каз, үрдәк түшкәләре (ысланган һәм какланган түшкәләр дә бар иде), шулай ук сөт, каймак, катык, эремчек, корт, атланмай, кишер һәм кәбестә, умартачылык продуктлары, төрле балыклар һәм колбаса да сатылды. Ярминкәдә боларның барысын да бик теләп сатып алдылар.

— Халык инде күптән ярминкә оештыруны көтте, чөнки соңгысы ике ай элек булган иде. Бигрәк тә ит сатып алырга теләүчеләр күп булды, — диде Яңа Чишмә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Татьяна Маланчева. — Без сатып алучылар теләген үтәдек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев