Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Иткә ихтыяҗ канәгатьләндерелде

Яңа Чишмәдә Яңа елдан соң беренче авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды, ул Ватанны саклаучылар көне уңаеннан оештырылган.

Сатып алучыларга шәхси хуҗалык һәм КФХ продукцияләре тәкъдим ителде. 

Соңгы ярминкәдән ике айга якын вакыт узды, халык аны сагынып өлгергән. Бигрәк тә ит кирәксенүчеләр.

— Кешеләр инде күптән ярминкә оештыруны сорадылар, — диде Яңа Чишмә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Татьяна Маланчева. — Без аларның теләкләрен үтәргә тырыштык.

Һәм ит сатучылар, һәрвакыттагыча, байтак иде. Көн салкын булуга да карамастан, күпләр ярминкә үтәсе урынга иртәрәк тә килгәннәр. Сыер ите тугыз урында — 470-500 сумнан сатылды. Кош-корт ите өч урында тәкъдим ителде: яңа суйган туңдырылган бройлерлар (320-350 сум/кг), казлар 650-700, үрдәк 450 сум. Шулай ук ысланганнары да сатылды. Бер урында яшь сарык ите дә алып килгәннәр (550 сум/кг). Субпродуктлар да сатып алырга мөмкин булды: бавыр, йөрәк һ. б. 

«Савельев» КФХ ике дуңгыз түшкәсе алып килгән, бик тиз алдылар. Кайберәүләр дуңгыз итен шулкадәр «сагынган» ки, итне сайлап алгач һәм акча түләгәч, тагын яхшырак ит кисәкләрен күреп, янә ит сатып алырга булдылар.

Акъярдан ШЯХ хуҗасы Фоат Госсаметдиновның ассортименты бик бай иде. Аның хатыны Резеда ярминкәгә дүрт зур савытта кореяча кишер, чөгендер белән маринадланган һәм чөгендерсез тозлаган кәбестә алып килгән. Алардан шулай ук кәбестә, сарымсак, туңдырылган кишер, карлыган һәм җиләк желесы, сөт продукцияләре — каймак, катык, эремчек, кырт, сөт һәм әлбәттә, кош-корт түшкәләре (шул исәптән ысланганнары да) сатып алырга мөмкин иде. 

Литр ярымлы савытлардагы сөтне 80 сумнан ике урында саттылар. Рус Чабаксары умартачысы бал һәм төрле умартачылык продукциясе тәкъдим итте. Мамадыш авыл хуҗалыгы җитештерүчеләреннән колбаса, ысланган ризыклар, төрле балыклар, тозлы һәм ысланган сало, атланмай сатылды. Яңа Чишмә маен, элеккечә, 650 сумнан, берничә кеше кушылып та, тартмалап та алдылар. Ләкин, әлбәттә, ярминкәне иткә мохтаҗ булучылар зарыгып көткән. Һәм бу төп ихтыяҗ канәгатьләндерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев