25 октябрьдә Яңа Чишмә районы юлларында «Тоннель» операциясе узачак
«Тоннель» операциясе пассажирлар йөртү һәм йөк ташу кагыйдәләрен үтәүгә багышланган.
Чираттагы стандарт операция вакытында ЮХИДИ хезмәткәрләре игътибарны түбәндәгеләргә юнәлтәчәк:
- Автомобильнең техник яктан төзек булу - булмавына;
- түләнмәгән штрафлар булу-булмавына;
- әйләнештә тыелган әйберләрне йөртүгә;
- автобус йөртүчеләрнең һәм такси шоферларының ЮХК нигезендә пассажирларны (бигрәк тә балаларны) йөртүгә документ булу-булмавы;
- аптечка, авария билгесе һәм сертификатлы янгын сүндергеч булу.
Шикле затларны исерек булуга тикшерәчәкләр.
Игътибарлы булыгыз һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев