25 октябрьгә Татарстанда COVID-19ның 29707 очрагы теркәлгән
Татарстанда COVID-19ның 167 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 2се - читтән кертелгән ,165е - чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән.
39 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 128 кеше өйдә дәвалана.
География: Казанда - 104, Яр Чаллыда - 19, Мамадыш, Менделеевск, Тукай һәм Чүпрәле районнарында - 1әр, Буа, Лениногорск районнарында – 2шәр, яшел Үзән, Кама Тамагы районнарында - 3әр, Кайбыч, Питрәч районнарында – 4әр, Бөгелмә, Әлмәт районнарында – 5әр, Түбән Кама районында – 9 очрак теркәлгән.
Барлык чорда 24636 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 25е - узган тәүлектә.
Барлыгы 1426700 кешегә вакцина ясалган (тәүлек эчендә үсеш - 31300), шулардан 1008592 кеше привиканың икенче дозасын алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев