Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

26 гыйнварда Екатерина Бистәсендә Екатерина авыл җирлеге Советының хисап утырышы булды.

Утырыш эшендә Яңа Чишмә муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов катнашты.

Екатерина Бистәсе Советы һәм Башкарма комитетының 2023 елда башкарылган эшләре турында АҖ башлыгы Ольга Смурыгина сөйләде. Ул үз чыгышында планнар һәм 2024 елга куелган бурычлар турында хәбәр итте. 

Утырыш эшендә Яңа Чишмә муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов катнашты.

Хисап чыгышында Балалар бакчасы мөдире Ольга Скрябина, полициянең участок уполномоченные Динар Шәйхетдиновлар да катнашты.

Екатерина Бистәсе халкы суның сыйфаты, юлларны чистарту мәсьәләләренә кагылды, төлкеләрнең авылга һөҗүм итү проблемасы — иң актуаль проблемаларның берсе булды. 
Яңа Чишмә районында хәлләр торышы һәм республикадагы вазгыять турында Вячеслав Козлов мәгълүмат җиткерде. 

Утырыш эшендә Яңа Чишмә муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов катнашты.

Ул екатериналыларга һәм АҖ башлыгына башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм 2023 ел йомгаклары буенча авылның иң актив кешеләренә Рәхмәт хатлары тапшырды.
Актив иҗтимагый позициясе, намуслы хезмәте һәм Екатерина Бистәсендәге гыйбадәт кылу йортын ремонтлауда ярдәм күрсәтүгә керткән шәхси өлеше өчен Ираида КОРОБОЧКИНА Яңа Чишмә муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Валентина МЕРКУРЬЕВА нәтиҗәле хезмәттәшлек итүе, намуслы хезмәте һәм авылның иҗтимагый тормышында актив катнашуы өчен район башлыгының Рәхмәт хатына ия булды.
Павел һәм Любовь ХОРЬКОВЛАР, Юрий һәм Марина КИСЛОВЛАР гаиләләренә гыйбадәт кылу йортын ремонтлауда күрсәткән иганә ярдәмнәре өчен Екатерина авыл җирлеге башкарма комитетының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Любовь БАДЯЕВА нәтиҗәле хезмәттәшлек итүе, намуслы хезмәте һәм авылның иҗтимагый тормышында актив катнашуы өчен АҖ башлыгының Рәхмәт хаты белән билгеләп үтелде.
Ахырдан авыл Советы депутаты, Яңа Иванаево мәдәният йорты директоры Юрий Киселевны туган көне белән котладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев