Реклама
Район яңалыклары
27 апрельдә Яңа Чишмә районында Җиңү диктантын яздылар
Ел саен үткәрелә торган Халыкара тарихи акция 9 Май алдыннан үткәрелә.
Яңа Чишмәдә Җиңү диктанты өчен мәйданчык булып район үзәгенең урта мәктәбе сайланган. Диктантны 10 сыйныф укучылары һәм Бердәм Россия партиясенең Яшь Гвардия җирле бүлекчәсе активистлары язды.
Катнашучыларга 45 минут дәвамында махсус бирелгән бланкларда 25 биремне үтәргә туры килде: 20се гомуми хәрби тематикага һәм бишесе - төбәк тематикасына карата.
Быел диктантның төп темалары Кызыл Армиянең Сталинград һәм Курск сугышларында җиңүе, Донбассны немец-фашист оккупациясеннән азат итү һәм Ленинград блокадасын өзү иде.
Теләге булганнар онлайн-режимда Җиңү диктантының рәсми сайтында тест үтә алдылар. Тутырылган бланк номеры буенча җавапларның дөреслеген тиздән шунда кереп тикшерергә мөмкин булачак.
Барлык сорауларга да дөрес итеп җавап биргән абитуриентлар югары уку йортларына кергәндә өстенлеккә ия булачак. Башка җиңүчеләр исә Кызыл мәйданда Җиңү Парадын үз күзләре белән күрә алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев