27 майга Татарстанда COVID-19ның 21360 очрагы теркәлгән
Татарстанда 27 майга COVID-19ның 33 яңа очрагы теркәлгән, барысы да чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән. 18 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 15 кеше өйдә дәвалана.
География: Казанда – 20, Яр Чаллыда – 7, Биектау, Яшел Үзән, Түбән Кама, Чистай районнарында – 1 әр, Лаеш районында – 2 очрак теркәлгән.
Барлык чорда 18 303 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 39ы-узган тәүлектә.
Барлыгы 342 544 кешегә вакцина ясалган, шулардан 242 658 кеше прививканың икенче дозасын алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев