28 апрельдә Екатерина Бистәсендә гомер итүче Елена Ивановна Шолгинага 90 яшь тулды
Авыр елларда да ул төшенкелеккә бирелми, киләчәккә ышаныч, зур өметләр белән тырышып хезмәт итә.
Бала чаклары һәм яшүсмер еллары сугышка кадәр дә, сугыштан соң да шул чорга туры килгән кешеләр бер төсле яшәгәннәрдер кебек. Тик бу алай түгел: әлбәттә, тормыш шартлары бер үк төрле, ләкин һәр кеше аларны үзенчә кабул иткән: кемнәрдер төшенкелеккә бирелә, кемдер - киресенчә.
Бу язма героинясы Елена Ивановна Шолгина (кыз чагында Полякова) үзенең хәтер-хатирәләрен бары уңай тәэсирләр белән генә искә алып сөйли: әйе, күп эшләдек, салкыны да, ачлыгы да булды, ә бит тату яшәдек, ипи кисәген дә бер-беребез белән бүлештек, барыбыз өчен дә бердәнбер булган телогрейкага аякларны чорнап, чиратлашып аякларны җылыттык. Урман кисүдә эшләгәндә чит кешеләрнең фатирларында яшәү, сезон ахырында алар белән туганнарыбыз кебек якын булулар – болар бер дә онытылмый, ди.
Елена беркайчан да бернинди эштән дә баш тартмаган. Гаиләдә бердәнбер кыз, кече яшьтән үк аның дүрт абыйсы кайда булса, ул да шуны эшләгән. Әлбәттә, абыйлары аны, үзенә әлләни сиздермичә генә, җиңелрәк эшкә «куйганнар». Лена абыйларын бик яраткан, аларның барысы да сугышны узган, тик менә Сергей мәңгелеккә ятып калган. Петр исән-сау әйләнеп кайта, тик Горькийда эшләгәндә поезд астына эләгеп һәлак була. Ә әтисен кырыгынчы елларда, сугыш алдыннан, бер уч бодай өчен утырталар, алга таба аның язмышы билгесез. Фронтта штрафбатта һәлак булган дип уйлаганнар, тик документаль рәвештә бу расланмаган.
Елена үзе дүрт сезон буе Горькийга эшкә барган, эш җиңелләрдән булмаса да, дус кызлары белән эшнең авырлыгы тиз онытылган, хезмәт хакын яхшы түләгәннәр. Беренче хезмәт хакыннан савыт-саба сатып алуын искә ала ул. Бишенче сезонга колхоз җитәкчелеге Еленаны эшкә җибәрми: биредә дә эшче куллар кирәк була. Тик ул әллә ни борчылмый: читтә барыбер үземнекеләрне сагына идем, ди. Ә менә дус кызларым минем белән аерылышырга теләмәгән. Һәрхәлдә, алар Еленага шулай дип хатлар язганнар.
Шул вакыттан бирле ул төрле эшләрдә эшләүче түгел, ә аңа сыерлар төркемен ышанып тапшырганнар. Аның гомеренең 42 елы терлекчелек фермасы белән бәйле. «Мин үз эшемне яраттым, - ди Елена Ивановна, тырыш хезмәтләре, социалистик ярышларда җиңүләре өчен үз бүләкләрен күрсәтеп. - Менә бусы Иван Егоровичның бүләкләре, - ди медальләр салынган тартмаларны күрсәтеп, - ул да бит кече яшьтән үк эшләде».
Елена Ивановнаның барлык бүләкләре арасында Ана медале иң кадерлесе икән, алар биш ул: Петр, Николай, Александр, Алексей һәм Сергейны тәрбияләп үстергәннәр. Иван Егорович Шолгин белән кыз бала да көткәннәр, тик... Аның каравы, уллары үсеп җиткән һәм биш килен – Наталья, ике Татьяна, Валентина, Иринаны гаиләгә алып кайтканнар. Елена Ивановна киленнәренең барысы белән дә яхшы мөнәсәбәттә, ул, чыннан да, улларының туйларына, оныкларының тууына (бүгенге көндә аның 9 оныгы һәм 8 оныкчыгы бар) сөенеп туя алмый. Бүгенге көндә Елена Ивановна чиста һәм тиешенчә каралган йортта яши, ә чисталыкны, әлбәттә, киленнәре булдыра. Йорт тирәсен уллары төзекләндерә - алар барысы да әтиләре кебек тырыш, кайгыртучан булып үскәннәр.
Сугыштан соңгы авыр елларда да безнең героебызның рухы төшмәгән, хәзер дә күңелен төшерми.
«Әйе, арка авырта, буыннар сызлый. Тик барыбер торам, бераз йөрим һәм барлык авыртуларымны да онытам», - дип шаярта Елена Ивановна Шолгина.
28 апрельдә, РФ Президенты исеменнән Елена Ивановна Шолгинага Рәхмәт хатын район башлыгы Вячеслав Козлов үзе тапшырды, юбилярны авыл җирлеге башлыгы Александр Хорьков һәм авыл мәдәният хезмәткәрләре дә җылы котладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев