28 майга Татарстанда COVID-19ның 21392 очрагы теркәлгән
Татарстанда 28 майга COVID-19ның 32 яңа очрагы теркәлгән. 17 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 15 кеше өйдә дәвалана.
География: Казанда – 11, Яр Чаллыда – 12, Аксубай, Әлмәт, Биектау районнарында – 1әр, Лаеш районында – 2шәр, Лениногорск районында – 4әр очрак теркәлгән.
Барлык чорда 18 344 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 41е узган тәүлектә.
Барлыгы 348 038 кешегә вакцинация ясалган (тәүлек эчендә үсеш – 5 494), шулардан 243 658 кеше икенче дозасын алган.
Вакцинацияләүгә язылуның 5 ысулы:
1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы,
2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы,
3. бердәм 122 номер,
4. КФҮкә мөрәҗәгать итеп,
5. контакт телефоннары буенча поликлиникага мөрәҗәгать итеп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев