29 апрельдә «Яңа Чишмә БСМ» кунаклар кабул иткән
Бу көнне «Татарстан - Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте тарафыннан оештырылган «Киләчәккә юл - сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм» дигән күчмә чара булып үткән.
Чарада катнашучыларны ТР Яңа Чишмә МР башлыгы урынбасары Надежда Попкова, ТР Дәүләт Советы депутаты, "ТНВ" республика иҗтимагый хәрәкәте Югары Советы Башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова сәламләгәннәр.
Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе укытучылары һәм студентлары, Казан музыка көллияте укучылары, Казандагы М. Мозаффаров исемендәге 18 нче номерлы БСМ укытучылары искиткеч концерт программасы тәкъдим иткәннәр, музыкаль дисциплиналар укытучылары өчен сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикле һәм инвалид балаларны музыкага өйрәтү алымнары буенча мастер-класслар үткәргәннәр. Балалар өчен һөнәри юнәлеш бирү буенча тренинглар, "һөнәрләр атласы" уен модуле, ата-аналары өчен тренинг үткәрелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев