Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

3 июльдә шундый сәфәр һәм очрашу Яңа Чишмәдә эшмәкәрләр белән узды.

Татарстан икътисад министрлыгы ел саен республика районнарына чыгып “Бизнес-десант“ проекты үткәрә

Проект эшмәкәрлек ширкәтләре белән очрашуны күздә тота һәм эшмәкәрлекне үстерү институтларының эшчәнлеге, бизнеска гамәлдәге ярдәм чаралары, бизнеска административ йөкләнешне киметү  буенча үткәрелә торган чаралар  турында аларның хәбәрдар булуына юнәлдерелгән.
“Астория“ ресторанында булып үткән эшмәкәрләр белән очрашуны модераторлар - “Бизнес-инкубатор“ Үзәге җитәкчесе Вадим Мясников һәм Үзәк хезмәткәре Әлфия Җаббаровалар үткәрде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза  Исхакова җыелучыларның барысын да җылы  сәламләде.
Очрашу  “эшлекле иртәнге аш“ формасында үтте. Бизнес – тренерлар эшмәкәрләрнең игътибарын (ә алар 50 дән артык  кеше иде) бизнесны үстерүнең яңа механизмнарына кагылышлы мәсьәләләргә юнәлтте. Сөйләшү шулай ук контроль – күзәтчелек органнарының тикшерү барышында нинди кыенлыклар килеп чыгуы хакында да барды, салым салу, РПФ-га тотып алып калынган суммалар һ.б. мәсьәләләр каралды.
Модераторлар Татарстанның икътисад министрлыгы тарафыннан ярдәм чаралары, ташламалы кредитлар бирү, микрозаймнар һәм “Тикшерелгән  бизнес“ сайтының эше турында сөйләделәр. Кызганычка каршы, кече һәм урта бизнес вәкилләре әлегә сайтка сирәк керә, юкса ул эшмәкәрләр өчен бик тә файдалы, бизнес өчен үзенә күрә энциклопедия булып тора, аралашу, фикерләр һәм тәҗрибә алышу, кызыксындырган сорауларга җаваплар алу мөмкинлеге бирә.
Очрашу азагында модераторлар эшчәнлекнең барлык өлкәләрендә эшләүче эшмәкәрләрнең сорауларына җаваплар бирделәр.


Азат Мусин. Автор фотосы  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев