3 октябрьгә Татарстанда COVID-19ның 27261 очрагы теркәлгән
Татарстанда COVID-19ның 71 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 4се читтән кертелгән, 67се чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән.
20 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 51 кеше өйдә дәвалана.
География: Казанда - 24, Яр Чаллыда - 16, Актаныш, Әлмәт, Әтнә, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Мөслим, Спас, Чистай районнарында – 1әр очрак, Алексеевск, Арча, Балык Бистәсе районнарында – 2шәр очрак, Яшел Үзән районында – 3, Тукай районында – 4 очрак, Түбән Кама районында – 6 очрак теркәлгән.
Барлык чорда 23331 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 16сы - узган тәүлектә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев