Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

3 сентябрьдә Яңа Чишмәдә татар телендә ораторлар сәнгатенә өйрәтү буенча мастер-класслар булып узды.

Балалар сәнгать мәктәбендә узган чарада авыл җирлекләре, оешмалар, мәдәният учреждениеләре һәм район мәктәпләре җитәкчеләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.

Матур әдәби татар сөйләме һәм халык алдында чыгыш ясау күнекмәләрен аларга Казан дәүләт мәдәният институты укытучылары күрсәтте. Проект Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Комиссия рәисе Марат Әхмәтов һәм ТР Мәдәният министрлыгы инициативасы белән тормышка ашырыла.
Яңа Чишмә районы мәдәни десант килгән 23 нче район булган.
Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты Югары сәнгать мәктәбенең профессор-укытучыларыннан торган иҗат төркемендә музыкант, баянчы, ТРның атказанган артисты, факультет деканы урынбасары Әлфис Галиуллин, педагогика фәннәре кандидаты, шагыйрә, укытучы Илсөяр Шиһапова, актер, режиссер, драматург Раушан Шәрипов, педагогика фәннәре кандидаты, доцент, укытучы Земфира Ибәтова һәм башкалар бар иде.
Туган телдә грамоталы яза белүдән тыш, матур итеп сөйли белү дә бик мөһим, дип билгеләп үтте татар теле белгечләре. Алар аудиториянең игътибарын җәлеп итү өчен үз чыгышыңны ничек дөрес итеп төзергә, татар телендә сөйләшүнең үзенчәлекләрен онытмыйча, төп фикереңне ничек билгеләү кирәклеге турында сөйләделәр. Тамашачылар алдына чыгып сөйләү өчен физик күнегүләр эшләп әзерләнү һәм тавыш ярыларын (голосовые связки) «җылытып» алу да кирәк икән. Шулай ук әйтелгән фразаларның интонациясе, сөйләмнең тизлеге, аның яңгыравы, ораторның позасы, аның тамашачылар белән элемтәсе - боларның барысы да мөһим. «А-а-а», «э-э», «ну» һ.б. сүзләр белән сөйләмне һич тә «пычратырга» ярамый. Спикерлар иң җаваплы мизгелдә сүзләрне ничек онытмау һәм дулкынлануны ничек җиңү турында киңәшләр бирде. Мастер-класслар уен формасында узды, шуңа күрә тамашачыларга аларны тыңлау кызык иде.
Чыгыш ясаучылар татар теленең матурлыгын баян көенә нәфис проза, шигърият һәм татар җырлары аша чагылдырып күрсәттеләр. Әсәрләрнең темалары мәңгелек: туган авыл, Ватан, яшьлек турындагы хатирәләр. Г. Тукайның «Туган тел» шигыренә язылган җырны очрашуда катнашучылар басып башкардылар.
- Бик файдалы чара, - дип уртаклашты үз фикерләре белән Яңа Чишмә гимназиясенең татар теле укытучысы Айсылу Әхмәтшина. - Безне моңа югары уку йортында да өйрәттеләр, әмма кабатлау комачауламас. Ораторларның мимикасы, дикциясе, үз-үзләрен тоту матурлыгы, артистлык осталыклары миңа бик ошады! Искиткеч чара булды бу!
- Татар телен белүдә мондый камиллеккә ирешү өчен бик күп укырга кирәк. Китап укудан тыш, туган телдә матур һәм дөрес сөйләмне тыңлау да зарур. Әлеге чара үзе дулкынландыргыч, матур һәм, шул ук вакытта, аңлаешлы да булды. Без аларны күз яшьләрен сөртә-сөртә тыңладык! Туган телебез бик моңлы, бик матур! Мондый камиллеккә гомер буе омтылырга кирәк, - диде Тубылгы Тау мәктәбе директоры Нәфисә Хөсәенова.
-  Әлеге укыту бүгенге чарада катнашучылар өчен генә файдалы булды, дип әйтмәс идем.- Без үзебез ишеткәннәрне балаларыбызга, укучыларыбызга да җиткерәчәкбез һәм алар да татар телендә матур итеп сөйләшәчәкләр,- диде Чертуш авылының мәдәният йорты мөдире Рәмзия Мусина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев