3 сентябрьгә Татарстанда COVID-19ның 25610 очрагы теркәлгән
Татарстанда COVID-19ның 50 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 5се читтән кертелгән, 45се чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән.
14 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 36 кеше өйдә дәвалана.
География: Казанда - 28, Яр Чаллыда - 13, Актаныш, Биектау, Югары Ослан, Яшел Үзән, Тукай, Чистай районнарында – 1әр очрак, Минзәлә районында – 2 очрак теркәлгән.
Барлык чорда 22403 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 45е - узган тәүлектә.
Барлыгы 1007391кешегә вакцина ясалган, шулардан 861468 кеше привиканың икенче дозасын алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев