31 октябрьдә Яңа Чишмә районында Автомобиль транспорты хезмәткәре көнен билгеләп үткәннәр
Бүген үзеңнең гадәти көнеңне транспортсыз күз алдына да китереп булмый. Ә машина йөртүче һөнәре иң кирәкле һөнәргә әверелде.
- Йөк транспорты чарасы белән идарә итү өчен машина йөртү хокукына ия булу гына аз, монда юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү дә, техник белем дә, ватылган очракта слесарь эше дә, юлдагы хәлне аек бәяли белү дә кирәк. Безнең тәҗрибәле шоферларыбыз әнә шундый сыйфатларга ия, алар арасында Семен Савельев һәм Җәмил Гамируллин да бар, - ди «Алексеевскдорстрой» ААҖнең Яңа Чишмә участогы начальнигы Динар Әхмәтшин.
Семен Савельев 38 ел машина йөртә.
- 1983 елда мин машина йөртү хокукын алдым һәм транспортта беренче рәсми рейсым армиядә хезмәт иткәндә булды. Анда миңа ЗИЛ-130 хәрби машинасын ышанып тапшырдылар, ГАЗ -53 машинасында да, хәтта БТРда да йөрергә туры килде, - дип сөйли Семен руль артында узган беренче йөз чакрымнарын искә алып.
Хәзер 38 ел машина йөртү стажы бар аның, Куйбышев исемендәге колхоз кырлары буйлап үткән километрларны санап та бетерерлек түгел. «Сельхозтехника»да, «Агроснаб»та эшләгәндә, Сургут, Грузия кебек ерак якларга запас частьләргә йөрергә туры килгән.
Бу айда Семен Савельевның безнең район юлларында юл оешмасында хезмәт итүенә нәкъ җиде ел һәм ул шушы еллар дәвамында КДМ белән җиһазландырылган бер үк КамАЗ белән идарә итә. Бу техниканың бурычы - ел әйләнәсе район автомобиль юлларын тиешле тәртиптә тоту.
Күптән түгел (ике ай элек) бу оешмага машина йөртүче булып эшләргә Семен Николаевичның улы – Родион Савельев та килгән. Хәзер инде гаиләдә ике ир-ат 12 сәгатьлек эш көне аркасында өйдә бик сирәк булалар. Ә өйдә Семенны һәрвакыт зур һәм тату гаиләсе: хатыны Александра, кызы Ирина, аның балалары Эвелина һәм Светлана каршы ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев