4 декабрь-Яңа Чишмәдә ярминкә
Ярминкә шимбә көнне, 4 декабрьдә, Яңа Чишмәнең базар мәйданчыгында узачак.
Соңгы вакытта район үзәгендә булып узган ярминкәләр халык арасында авыл хуҗалыгы продукциясенә ихтыяҗ зур булуын күрсәтте һәм шул уңайдан 4 декабрьдә тагын бер ярминкә үткәрү турында карар кабул ителде.
Ул инвалидлар ункөнлегенә туры китереп үткәреләчәк. Ярминкәдә сатып алучыларга сыер һәм дуңгыз ите, сөт, атланмай, кош -корт түшкәләре, яңа тотылган балык һәм башка продукция тәкъдим ителәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев