40 ел элек без ниләр турында яздык
Районның Мактау тактасына кертелгән урак алдынгылары укытучыларның август киңәшмәсе, райПО кибетләрендә вакыты чыккан продуктларны сату фактлары турында (аларны «Халык контроле» комиссиясе ачыклаган иде) - бу хакта без 40 ел элек язган идек.
«Яңа Чишмә хәбәрләре» 1984 ел, 25 август
Партия оешмалары тәкъдиме буенча районның Мактау тактасына «Шешминский» совхозыннан туңга җир сөрүдә иң яхшы тракторчылар Юрий Шашин һәм Иван Гурьянов, ХХ партсъезд исемендәге колхоздан комбайнчылар Анатолий Мятлев, «Советская Татария» газетасы исемендәге колхоздан Михаил Алешин, Калинин исемендәге колхоздан тракторчылар Степан Абрамов һәм «Татарстан» колхозыннан Альберт Гатин һәм Сәгыйть Сөнгатуллиннарның исемнәре кертелгән.
Районда туңга сөрүдә рекорд көне игълан ителде. Җиңүче булып «Татарстан» колхозы танылды, 170 гектар заданиенең (тәүлегенә) 344 гектары сөрелгән, ягъни 200%тан артыграк.
«Яңа Чишмә хәбәрләре» 1984 ел, 28 август
Укытучыларның август киңәшмәсе булды. Доклад белән КПСС район комитеты секретаре В.И. Кузнецов чыгыш ясады. Фикер алышуларда РОНО мөдире В. Н. Комлева, берничә мәктәп директорлары, шулай ук район прокуроры А.Н. Стебо һәм «Советская Татария» газетасы исемендәге колхоз рәисе Д.К. Әшраповлар катнашты. Мәктәпләрне яңа уку елына әзерләү буенча беренче урында Шахмай мәктәбе, икенче һәм өченче урыннарда -Ленино һәм Зирекле мәктәпләре.
«Яңа Чишмә хәбәрләре» 1984 ел, 30 август
Район үзәге кибетләре буенча «Халык контроле» комиссиясе рейды йомгаклары буенча материал басылып чыкты. Срогы чыккан продуктларны - сыр, балык, маргарин һ.б. сату фактлары ачыкланган. Сәүдә үзәгендә алкоголь сатып алучыларга срогы чыккан «Дружба» сырын сатып алуны йөкләгәннәр, киштәләрдә сасыган балык янында срогы чыккан маргарин да булган. Сатучылар, срогы чыккан продуктларны исәптән чыгарырга рөхсәт итмиләр, дип зарланалар, ә райПО рәисе В.А. Вәлиәхмәтов санэпидстанция актлары булмавына сылтый. Рейд нәтиҗәләре буенча район Советы башкарма комитеты утырышы билгеләнгән.
Район авыл хуҗалыгы идарәсенең оператив сводкасы буенча 29 августка бөртекле культуралар барлык мәйданның 80%ында җыеп алынган, туңга сөрү - мәйданнарның 30%ында башкарылган һәм көзге культуралар (70%) чәчелгән.
Рекорд көнендә «Татарстан» колхозының яшь механизаторлары Фәргать Әхмәдиев һәм Фәргать Вәлиев туңга сөрүдә тырышып эшләделәр. Алар куәтле К-700 тракторы белән ярышларда җиңү яуладылар һәм истәлекле бүләкләргә лаек булдылар.
Рәсемдә: Фәргать Әхмәдиев һәм Фәргать Вәлиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев