Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

5 декабрьдә Яңа Чишмәдә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр ункөнлегенә туры китереп беренче кышкы ярминкә узды

Ярминкә, чыннан да үзенең «кышкы» икәнлеген раслады - бу көнне 20 градус салкын иде

Тик салкын көн ярминкә кунакларын бер дә куркытмады, товарларның бәясе белән кызыксынучы һәм сатып алучылар байтак булды.

 Товар, гадәттәгечә, күп иде. Мәсәлән, төрле шәхси ярдәмче хуҗалыклардан китерелгән ит, җиде урында тәкъдим ителде. Сыер итен 300-350 сумнан, ә дуңгыз итен 240 сумнан сатып аларга була иде. Каз түшкәләре килограммы  400 сумнан сатылды, үрдәк , бройлер түшкәләре дә бар иде.  Хуҗалар ит белән генә сәүдә итмәде: каз эч-башлары, сыер итеннән фарш (350 сумга), туңмай, тозланган һәм ысланган сало, ит субпродуктлары тәкъдим иттеләр. Кемдер, иттән тыш, сөт (литр ярымлы савытлардагы сөтнең бәясе - 60 сум), кырт (килограммы 350 сумнан ) алып килгән.

 Яңа туңдырылган, искиткеч зур Кама балыклары - судаклар, сазаннар һәм чуртан балыклары – килограммы 250 сумнан сатылды.

Итне дә, башка товарларны да һәрвакыттагыча яхшы алдылар. Шул исәптән Яңа Чишмә маен да, сатып алучыларга уңайлы булсын өчен, төргәкләргә килограммлап салып саттылар.

 Читтән килгән сатучылар сыр, казылык, куертылган сөт, майонез белән сәүдә иттеләр, җирле сатучылар тарафыннан кипкән җиләк-җимеш тәкъдим ителде. Бер урында, хәтта «алма» дигән элмә такта да күренде.

  Салкын көндә аякларны, кулларны һәм тәнне җылытучы товарлар яхшы сатып алынды. Өсләренә бәс төшсә дә, алар  сатып алучылар игътибарыннан читтә калмады. Бу - теләсә кайсы фасон һәм төсле, чигүле һәм чигүсез  балалар  киез итекләре (800 сумнан алып 1200 сумга кадәр). Өлкәннәр  киез итекләренең дә төрлесе бар иде - резин табанлы һәм табансыз һ.б. (бәясе 1000 сумнан 1500 сумга кадәр иде). Хәтта, киез итекләргә кигерелә торган  резин һәм силиконнан ясалган кәлүшләр дә сатып алырга мөмкин булды. Шулай ук җылы оекбашлар һәм тапочкалар, бияләйләр һәм перчаткалар да бар иде. Сатучы әйтүенчә, унынчы яртыда 5 пар киез итек сатылган да инде.

Ярминкә рәтләрендәге тавышка концерт мәйданчыгыннан килгән артистлар  тавышы да өстәлде. Район һәм барлык АМЙ хезмәткәрләре ярминкәгә матурлык һәм бәйрәм кәефе өстәп, җырлар, әйлән-бәйлән, такмаклар, шаян миниатюралар белән күңелле тамаша күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев