Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

5 февральдә Ленино авылында яшәүче педагогик хезмәт ветераны һәм тыл хезмәтчәне Нина Филипповага 90 яшь тула

Юбилее алдыннан без аның янында булдык. Ишек алдында аның янына кергән күршесе, 88 яшьлек Анна Ивановна Иванова белән очраштык.

- Минем хәлемне белә, яңалыклар сөйли, үзем беркая да йөрмим бит, терәвеч белән генә хәрәкәт итәм, - диде хуҗабикә Нина Владимировна, металл «ходункиларга» күрсәтеп.

Безнең юбиляр шундый кызыклы әңгәмәдәшче булып чыкты ки, аның белән төнгә кадәр сөйләшсәң дә туймассың кебек. Аның сөйләшүе дә күңелгә ятышлы. 42 ел укытучы булып эшләгән, шуның 25 елы – башлангыч сыйныфларда. Нина Владимировна - авылда иң өлкән укытучы - ветеран.

Һәр йортта төрле елларда белем алган укучылырым яши, - ди ул.

Без 2010 елда (Укытучы елында) Нина Владимировна янында булган идек инде. Ул вакытта Нина Владимировна өлкән апасы белән яши иде. Хәзер  мич урынында бүлмә ясалган, идәннәрдә - линолеум. Кыскасы - өйнең эчке ягы  җиһазлардан алып түшәменә кадәр яңартылган. Моны кем эшләгән соң?

- Улым Виктор. Миңа сугыш ветеранының тол калган хатыны буларак йорт салдылар, әмма мин анда яшәмәдем. Ул Чаллыдан Ленинога күчеп кайтты, төп йортыбызны ремонтлады. Минем өчен барысын да эшләде, тик... биш ел элек кинәт кенә авырып вафат булды.

Әңгәмәбез үзеннән үзе моңсу хатирәләргә күчте. Нина Владимировна улының авыруы белән озак көрәшүләре, кызы Людмиланың ул вакытта хастаханәдә яткан Викторның яныннан бер дә китмәве (чөнки олы кызы Галина Украинада яши) турында сөйләде. Аннан соң ул 55 яшьлек иренең автомобиль авариясендә вафат булуы ( бу фаҗигадә аның улы Виктор да нык зыян күргән), кызы Галинаның 25 яшьлек улының гомерен саклап калу өчен үзенә бирелгән йортны сатуы турында да искә алды. Кызганычка каршы,  аны дәвалауга акча җыйсалар да, авыру көчлерәк булып чыккан.

Кызы Людмила Ульяновск өлкәсендә яши. Улы вафатыннан соң Нина Владимировна ике ел үзе генә, аннан ике кыш кызы янында яшәгән.

- Күршемә мичне карарга, бүлмә гөлләренә су сибәргә куштым. Өченче кышны чыгарга кызыма җыендым. Менә-менә китәргә торабыз. Люда белән кухняда чәй эчеп утырабыз. Бераз салкын булып китте кебек. Тәрәзәдән суык керәме соң, дип уйладым. Торбаларга тотынсам - салкын. Котел ватылган икән. Газ хезмәткәрен чакырттык - ясады. Шуннан соң мин Людага: «Бер кая да бармыйм. Монда барысы да туңар, йә шартлар, аллам сакласын. Күрше генә карап бетермәс», - дидем.

Шуннан бирле Нина Владимировна Ленинодан китми. Башта кибеткә күршедәге балаларның баруын сораган. Ә узган елның февраленнән аңа социаль хезмәткәр Нәзирә булыша. Атнага өч тапкыр килә, азык-төлек сатып ала, идәннәрен, керләрен юа, кар көри. Айга бер тапкыр Людмила кайта - пилмәннәр, котлетлар, фарш, май, эремчек әзерләп калдыра.

- Нәзирә белән бергәләп пешерәбез. Ул әзерли, мин янәшәдә утырам, кайдан нәрсә алырга икәнен күрсәтәм, - ди.

Нина Владимировна Виктордан башка берни дә эшли алмавын аңлагач, үз бакчасынының язмышын ничек хәл итүе турында да сөйләп алды. – Күрше Женяга, үзең өчен ни дә булса утырт, дим. «Бәрәңге һәм башка яшелчәләр өчен миңа үз җирем дә җитә, ә менә печән чәчәр идем», - дигән ул. -Һәм менә алтынчы ел минем бакчамда чүп түгел, ә люцерна үсә. Күршемә дә әйбәт, минем күңелем дә тыныч.

Укытучы булып эшләгән элеккеге чорларны искә төшердек. Тумышы белән ул Шәрәмәт районыннан. Сугыш елларында колхозда эшләгән. Педучилищедан соң Сосновка мәктәбендә, аннары Ленинода эшләгән. Ул өлкән сыйныфларда СССР тарихы һәм Конституциясен, рәсем дәресен, аннары химия һәм биологияне ничек алып баруы турында сөйләде. Курыкмаган, авыр булса да укыткан. Җиде ел буе көн саен Тубылгы Тауга барып, берьюлы беренче, икенче һәм өченче сыйныфларны укыткан. «Укытучы гына түгел, артист булырга кирәк иде. Юллар начар, кар, яңгыр, пычрак, аяклар юешләнеп, салкын тиюләр дә булгалады»,- дип искә ала ул.

90 яшьлек Нина Владимировнаның хәтере искиткеч. Кайчан, кайда һәм нәрсә булганын вак-төягенә, нечкәлекләренә кадәр хәтерли ул. Шәхси тормыштагы барлык фактларны төгәл даталары белән әйтеп бирә. Оныклары Һәм оныкчыкларының туган көннәрен, ничәнче елда нинди сыйныфларны укыткан, барлык коллегаларының исем-фамилияләре әле дә исендә. Бәлки, Нина Владимировнаның укырга яратуы, бигрәк тә сканвордлар чишүе, гомумән баш миенә «ялкауланырга» ирек бирмәве аның хәтеренә уңай йогынты ясыйдыр.

 Кызларының балалары һәм оныклары еракта яшиләр. Ә менә  Викторның балалары һәм оныклары Кама Аланыннан һәм Чаллыдан Ленинога еш кайта. Кечерәкләре исә әбиләрен Яңа ел белән котларга аерым килгәннәр, Раштуа көнендә аңа шигырьләр сөйләгәннәр. Нина Владимировна аларга күчтәнәчләрен дә әзерләп куйган. Безгә яңа кәрәзле телефонын күрсәтте: «Менә, күптән түгел оныклар бүләк итте», - диде.

Озак яшәү серләре аның икәү. Беренчесе - хезмәт. «Гомерем буе эшләдем. Ирем үлгәннән соң мин ат та, үгез дә, хатын да, ир дә булдым, сыер да асрадым, хуҗалыкны алып бардым», - ди ул.

Нина Владимировнаның икенче тормыш принцибы: «Гафу итә белү кирәк. Тормышымда төрле хәлләр булды, әмма мин һәрвакыт гафу итәргә тырыштым. Ә озак яшәвем - Ходай биргән гомерем инде ул. Хәзер сәламәтлегем картларча булса да, мин зарланмыйм.  Яныма социаль хезмәткәр дә килеп торгач, тагы да тынычландым. Мин үз өемдә, барысына да шөкер итеп яшим әле».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев