Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

5 ноябрьдә Яңа Чишмәдә чираттагы көзге ярминкә узды

Бу юлысы сәүдә тагы да гөрләде.

Иртәнге сәгать 7дә сатып алучылар монда иде инде, кайберәүләр әле килеп җитмәгән тауарны көтеп торды. Әлегә ит алырга теләүчеләрнең кайберләре иртәнге алтыдан ук сәүдә итүче Яңа Чишмә КФХ һәм Әдәмсә ШЯХлардан 450-500шәр сумнан сыер ите алдылар.

Зөфәр һәм Гөлчәчәк Нурхамәтовлар алып килгән 380 килограммнан иртәнге сәгать сигезенче яртыларга инде 10-15 килограмм гына калган иде.

Әдәмсә авылыннан килүче ШЯХ хуҗаларының да ит белән сәүдә итүләре гөрләп барды. Алар түшкәнең алгы өлешләрен һәм муен ите алып килгәннәр.

- Калганнарын өйгә килеп алып бетерделәр. Арткы ботларны аеруча яхшы сорыйлар, ди сатучы. Район үзәгендә яшәүче берәү нәкъ менә шул өлешкә бу хуҗага икенче суюга заказ бирде.

- Тиздән тавык түшкәләре, кәбестә дә алып киләләр, - дип сөйләде иртә таңнан ярминкәгә кураторлык иткән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Луиза Исхакова.

- Ә Яңа Чишмә мае булачакмы?

- Юк, КМС заводы килми.

Конкуренциягә Әлкидән - өйдә җитештерелгән май тәкъдим ителде. Бер килограммнан бераз артыграк авырлыктагы түгәрәк төргәк 600 сум тора. Шул ук сатучы өч төрле бал алып килгән, чәчәк, донник һәм юкә балы: 3 литрлы банка - 1000 сум, литрлы бал - 400 сум. Аның машинасының багажнигы Камада яңа тотылган балыклар белән тулган, бәяләре 150 - 170 сум тирәсе иде.

Теләүчеләр Черемухово буаларында үстерелгән сазаннарны сатып ала алдылар. Алар «тере балык» бренды астында сатылды, ә бит балыклар, чыннан да тере иде.

Ниһаять, иртәнге сәгать сигезләргә Акъярдан һәм Горшководан кош-корт түшкәләре алып килделәр. Тавыклар - 300 сум (кг), үрдәкләр - 450 (ысланганы - 800 сум), күркә - 480, каз түшкәсе - ике мең сум тирәсе иде. Шул арада тагын ит алып килделәр, кыскасы, биредә дә сәүдә гөрләде.

Ярминкәдә литр ярымлы савытларга салынган сөт тә сатылды. Госсаметдиновларның шәхси ярдәмче хуҗалыгы, кош-корт итеннән тыш, 200 граммлы пластик контейнерларда 200 сумнан өй каймагын, 400 сумнан (кг) кырт сатты, Акъярдан Гөлназ Галимовадан да шуларны сатып алырга була иде.

Чистай районының Кызыл Ялан авылыннан кәбестә алып килделәр. Аны район үзәгенә көзге ярминкәләргә өченче тапкыр китерәләр инде. Ләкин болры инде калдыклары гына, диләр сатучылар, төп уңыш сатылып беткән. Күпләр каты «Агрессор» һәм «Подарок»  дип аталган бик популяр сортлысын  алдылар.

Иртәнге 7дә ярминкәгә, сәүдәнең ничек үтүен карарга район башлыгы Вячеслав Козлов килде.

Сигезенчеләр тирәсендә РМЙның  тавыш операторлары аппаратураны базар каршысына көйләделәр. Алар РМЙ һәм АМЙ артистларының чыгышлары булачагын хәбәр иттеләр. Ярминкәгә иртәнге сигездән соң килүчеләргә моңлы җырлар тыңлап, кирәк-яракларны сатып алуы да күңелле булгандыр, мөгаен.

Ярминкә турында алдан игълан итүләре яхшы шул. Сатып алучылар аны көтеп, ни аласыларын белеп килә, алар шәхси ярдәмче хуҗалыкларда җитештерелгән яңа, экологик чиста продуктларны сатып ала алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев