6 июнь көнне, Яңа Чишмә районы Акбүре авылы кунаклар каршы алган
Бу хакта Акбүре АҖ хезмәткәрләре хәбәр итә
- СССР да 1921 – 1922 елларда массакүләм ачлыктан соң, шул исәптән Идел буенда – игенчелекнең тотрыксыз зонасында да, илнең мелиорация үсешеннән башка яши алмавы аңлашла, Һәм бу тармакны бөтен ил буенча үстерү турында карар кабул ителә.Татарстан Республикасы Мелиорация һәм су хуҗалыгы министрлыгы 1968 нче елда оештырылган.
Татмелиорация уңышлы реформалар узды, үсте һәм дәүләттән кирәкле ярдәм алды. Шуңа күрә без республика мелиорациясенең илдә иң яхшыларның берсе булып танылуы белән горурланабыз.
3 июнь Мелиораторлар көне буларак билгеләп үтелә. Бәйрәм уңаеннан мелиорация системасын үстерүгә үз өлешләрен керткән барлык ветераннарга һәм бүгенге көндә бу тармакта эшләвен дәвам итүчеләрне бәйрәм белән тәбрик итәбез.
Бәйрәм унаеннан, Республиканын Татмелиорация ширкәте, барлык Республика районнары мелиораторлары белән Акбүре авылы музеенда булдылар, шулай ук гомеренең сонгы көннәрендә Татмелиорация ширкәтен житәкләгән Әнвәр Мәхмүт улы Залаковның каберен зиярат кылдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев