Реклама
Район яңалыклары
6 июльдә Зирекле авылында яшәүче Нуруллиннар гаиләсе зөбәрҗәт туйларын билгеләп үткәннәр
Озак еллар бергә тату тормыш кичерүне өлкәннәр элек-электән диңгез кичүгә тиңләгәннәр.
“Күркәм традиция буенча музей хезмәткәрләре - 55 ел элек кабызган гаилә учагын сүндермичә, бер сукмактан атлап, бер-берсенә терәк булып, матур итеп, барлык туган-тумачаларын, шәһәрдән бәйрәмнәргә, ялларга кайтучыларны әлегә кадәр якты чырай һәм тәмле ризык белән каршы алып, озатып калучы, Зирекле авылында гомер итүче Нуруллиннар - Габдрәшит абый һәм Салисә апаны юбилейлары белән котлады”,- дип хәбәр итте редакциягә музей директоры Лидия Лотфуллина.
Алар әле дә бәхетле һәм йөзләреннән китмәгән елмаю белән матур иделәр.
1966 елда Габдрәшит абый авыл кызы Салисә апа белән гаилә коралар.
Көнне төнгә ялгап, колхоз фермаларында хезмәт куйган алар, үз көчләре, тырышлыклары белән 6 ел дәвамында өй торгызганнар, хуҗалыкта мал-туар асраганнар.
Авыл халкы үз гомеренә терлек белән кайнаша – тәрбияли, авырса дәвалый. Бу эштә авыл халкына, бигрәк тә җәмәгать терлекчелегендә зур ярдәмне тыйнак һөнәр иясе – ветеринария фельдшеры Нуруллин Габдрәшит Нурхәмәт улы күрсәтә. - Үземне хәтерли башлаганнан бирле мин колхоз эшендә, дисәм дә, ялгышмам. Бу һөнәремне Латвиядә 3 ел Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайткач сайладым. Алабугада 1 ел укыдым һәм ветфельдшер булып эшли башладым. Билгеле, эш тынычсыз, авыр да. Ләкин һәр сыер савучыга сыерларын карарга, һәр бозау караучыга бозауларын терелтергә, дуңгыз караучыларга дуңгыз балаларын саклап калырга ярдәм итәргә кирәк, авыл кешеләренә хуҗалык терлекләрен саклап калуда булышып һәм үз эшеңнең нәтиҗәсен күреп, хезмәтеңнән ләззәт табасың. Күңел тынычланып китә. Терлекләргә көн дими, төн дими беренче ашыгыч ярдәм күрсәтергә дә туры килә.
Нуруллина Салисә Мәсләхетдин кызы 7 сыйныфны тәмамлаганнан соң ир-атлар белән бергә таш чыгарып, урманнан агач әзерләп, таштан сыерлар фермасы төзүдә катнаша һәм шунда ук ул сыер савучы булып эшкә урнаша. Аны беренче тапкыр саву һөнәренә алдынгы сыер савучы Мәсләхетдинова Миңнеруй апа өйрәтә. Салисә апа үз эшен җаны-тәне белән яратып башкара. Зур уңышларга ирешә, тырыш хезмәте өчен 1976 елда III дәрәҗә «Хезмәт даны» ордены белән бүләкләнә. Безгә дә ул үз төркемендәге 25 сыерны кул белән савулары, азыкны һәм фуражны да тагаракларга үзләре үк кулдан таратулары турында горурланып сөйләде. - 30 еллык бу хезмәтебезнең ахыргы елларында кул хезмәте җиңеләйтелде, әмма сәламәтлек тә нык какшады шул, хәзер безнең авыл сыер савучылары эшкә барганда ашка барган кебек матур киенеп, җиңел машинага утырып баралар, дип елмайды ул.
Салисә апа белән Габдрәшит абый икесе дә хезмәт юлын “Кичү” колхозында эшләп, лаеклы ялга чыкканнар, үзләрен бик бәхетле итеп саныйлар. Алар шатлыкта да, кайгыда да бер-берсенә терәк була беләләр. “Беркайчан авыр сүз әйтешмәдек”,- ди Салисә апа, бәхет серен ачып.
Зөбәрҗәт туй – еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтнең чагылышы, диләр. 55 ел бергә яшәү өчен сабырлык, бер-береңнең күңел халәтен тоеп, бер күз карашыннан аңлашып, үзара ихтирам итешеп яшәү кирәк. Юбилярларыбыз өмет-ышаныч кына түгел, ә олы йөрәкле булу кирәклеген дә үз үрнәкләре белән дәлилли. Авырлыкларны бергәләп уза алуларына, булганына шөкер итеп, һәр туган көнгә шатланып яши алар бүген. Яшьләргә сабырлык теләп һәм “яшим” дип яшәргә тырышырга өндәп, тигез гомерләр теләп озатып калдылар алар безне.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев