7 декабрьгә Татарстанда COVID-19ның 10958 очрагы теркәлгән
7 декабрьдә Татарстанда COVID-19ның 93 яңа очрагы теркәлгән. Соңгы тәүлек эчендә 14 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 79 кеше өйдә дәвалана.
Яшь төркемнәре буенча: 18 яшькә кадәр – 1, 18 яшьтән 30га кадәр – 9, 30дан 50гә кадәр – 30, 50дән 60 ка кадәр – 23, 60тан 70кә кадәр – 15, 70тән 80гә кадәр – 9, 80нән 90га кадәр – 6, 90нан өлкәнрәк – 0.
География: Казанда – 60, Яр Чаллыда – 8 очрак теркәлгән, Әлмәт, Арча, Югары Ослан, Биектау, Алабуга, Кама Тамагы, Лениногорск, Тәтеш, Тукай районнарында - 1әр очрак, Лаеш районында – 3 очрак, Түбән Кама районында – 5 очрак, Яшел Үзән районында – 8 очрак теркәлгән.
Барлык чорда 9549 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 70 е-узган тәүлектә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев