Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

7 июльдә Яңа Чишмәдән «Ана даны» медале кавалеры Ольга Алексеевна Мельниковага 90 яшь тулды

Ольга Алексеевна 1931 елда Архангел Бистәсендә туа, Бөек Ватан сугышы башланганда 4 нче сыйныфны тәмамлаган була.

Гаилә башлыгы Алексей Калмыковны фронтка алалар, ул анда хәбәрсез югала, аның хатыны Мария һәм өч баласы ятим кала. Шуннан соң Оляның әнисе авыл эшеннән кайтып керми, ә өй эше, нигездә, балалар җилкәсенә төшә.

Эштән курыкмый Оля, ашыкмыйча гына эшләсә дә, барысын да җиренә җиткереп башкара, барысына да өлгерә. Моның өчен әнисеннән мактау сүзләрен ишетә. Ә 14 яшендә ул инде колхозга эшкә керә. Аның фикеренчә, ул эшләгән эшләрнең иң катлаулысы һәм җаваплысы - яшь кызларның Чистай элеваторына икмәк илтү булган. «Иске җигемнәр юлда өзелсә, атларны яңадан җигәргә туры килде, ватылып беткән юллар һәм кояш хәлне бетерде, ә бит капчыкларны да үзебезгә тутырып – бушатасы иде», - дип искә ала Ольга Алексеевна. Оляга 16 яшь тулгач, әнисе аны Казанга җибәрә, анда ул «зур» начальниклар гаиләсендә хезмәт итә. Эш хуҗалык алып баруны гына түгел, ә пөхтәлекне, олылар белән аралашуны һәм кечкенә балалар белән сөйләшә белүне дә таләп иткән. Авыл кызында мондый күнекмәләр каян килергә мөмкин? Әлбәттә инде, әнисеннән. Оля озак еллар бер гаиләдә эшләгән. Мәхәббәт аркасында Казаннан өенә кайтып киткән.

Булачак ире - күрше Сосновка авылыннан Иван Мельников танылган гармунчы булган. Казаннан чираттагы ялга кайткан мәлләрдә, дус кызлары белән кич утыруларга барганда, Иван, шомырт күзле чибәркәйдән күзен дә алмыйча, гармунда уйный һәм җырлый торган булган. Архангел Бистәсенә кайткач, Оля яңадан колхозда эшли башлый, берничә елдан соң (1953 елда) Иван һәм Ольга өйләнешәләр. Алар ничек яшәгәннәр соң? Барысы кебек үк, төрлечә. Кайгыда да, шатлыкта да, байлыкта да, ярлылыкта да 60 ел бергә гомер иткәннәр. Башта Яңа Чишмәдә вакытлыча куллану өчен йорт алып торганнар, аннары йорт салганнар, тик соңыннан ул 2-3 ел саен ишәйгән гаилә өчен кысанрак була башлаган. Зур хуҗалыкта сыер, кәҗә, сарыклар, дуңгызлар, казлар һәм тавыклар асраганнар. Иван иртәдән кичкә чаклы фермада эшләгән. Ә Ольганың һәр көне иртәнге сәгать дүрттә башланган: мичне кабызып, чуен белән аш өлгертү, камыр кую, аннан соң йорттагы мал-туарны карау һ.б. Ольга үзенең янында балаларын карауда ярдәмләшер, хуҗалык эшләрендә булышырдай кеше юклыгына бик борчылган. Балалар янында әбиләре булмагач, димәк эшкә дә чыгып булмый дигән сүз. Күршеләр сүзе дә ишетелеп торган, янәсе, Оля Мельникова бәхетле, эшләми. Ул исә күршеләренә үпкәләмәскә тырышкан, чөнки алар зур гаиләнең нәрсә икәнлеген белмәгән. 

Балалар мичтән таралган тәмле искә уянганнар...

Кече улы Алексей үз хатирәләре белән уртаклаша: «Әни пешергән пирогларның барысы да тәмле иде, бигрәк тә бәрәңге һәм кәбестәдән булганнары.  Баланлы һәм шомыртлыларын да яратып ашый идек, җәен әни яшел помидорлысын да пешерә иде әле. Өстәлдә йөземлеләре дә булгалады, тик алары зур бәйрәмнәрдә генә: баланны көздән урманда әти-әниләр җыйса, шомыртны Попов почмагында без, балалар, җыйдык, йөземне исә сатып алырга акча җитми иде».

Ольга Алексеевна балаларын бакчага бик йөртәсе килсә дә, йөртә алмаган, чөнки киендерү мәсьәләсендә авырлыклар булган. Ә иске киемнәрдән йөртәсе килмәгән. 
«Без беркемнән дә ярдәм көтмәдек. Колхозда төп эшеннән тыш, Иван киез итекләрне «ремонтлап», заказ буенча каз оялары ясап акча эшләде, җәй көне без аның белән төрле оешмаларга урнашып, утын кисү белән дә шөгыльләндек, - дип сөйли Ольга Алексеевна. - Балалар мәктәпкә билгеләнү белән мин орлыкчылык инспекциясенә эшкә урнаштым һәм пенсиягә чыкканчы шунда эшләдем. Мәктәпкә яңа кием, кирәк-яраклар алдым, балаларны сакчыл булырга һәм мәктәптә үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәттем». Сигез бала арасында гел бишлегә генә укучылар булмаса да, аның каравы укытучылардан әдәпсезлек яки тыңламау буенча шелтәләр булмаган. 6 улы - Владимир, Илья, Николай, Михаил, Александр һәм Алексей Мельниковлар армиядә лаеклы хезмәт иткәннәр, бары тик өлкәне Владимир гына Казахстанда хезмәт иткәннән соң анда яшәргә калган, башкалары авылга кайтып, намус белән эшлиләр. Кызлары Анна белән Мария мәктәптән соң һөнәрләр алып, Әлмәттә һәм Мәскәүдә эшлиләр, шунда яшиләр. Бүгенгесе көндә Ольга Алексеевна Мельникованың 16 оныгы һәм 18 оныкчыгы бар. 
Барлык балалар да үзләренә иркен йорт салганнар, кече улының шундый ук зур йортында Ольга Алексеевна да яши. Аның бүлмәсе, үзе яшь чагында хыялланган кебек – иркен һәм матур. 8 ел элек кинәт кенә күп балалы әти, тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Иван Михайлович Мельниковның йөрәге тибүдән туктый.  Туган көннәрдә һәм туйларда уйнаган гармун тавышы да тынып кала. Ольга түтигә исә тормыш иптәшеннән, аның матур җырлавыннан башка яшәве авыр була. 


Бүген юбиляр җиңел булмаган, әмма дус һәм күңелле яшәгән яшьлек елларын хәтерендә яңарта. Һәм инде хәзер көянтә белән су ташыган Шушма елгасы да ерак кебек тоелмый, иренең көнчелеге дә көлкеле булып кына күренә. Ул вакытка әйләнеп кайтасы килә, чөнки яшьлек, бернигә дә карамастан, үзе матур, рәхәт чак… 
Ольга Алексеевна үзенең юбилеен балалары белән билгеләп үткән, алар аңа матур бәйрәм оештырганнар. Юбилей уңаеннан оештырылган тантанага юбилярның балалары, якыннары һәм дуслары җыелган. Ольга Алексеевна Мельниковага РФ Президенты Владимир Путин исеменнән котлау открыткасын район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Еронтьев тапшырды, Яңа Чишмә АҖ башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Татьяна Маланчева да бүләк белән килгән. О. А. Мельникованың балалары әниләренең юбилеена бик яхшы бүләк ясадылар - бәйрәмгә аның яшьлек дуслары Нина Благовещенская һәм Клавдия Смирноваларны һәм шулай ук Черемухово АМЙның «Рябинушка» халык ансамблен чакырганнар. - Туган көнем белән котларга килүченең һәркайсына мин бик рәхмәтле, артистларга һәм район хакимияте вәкилләренә аерым рәхмәт, - диде газетабызга Ольга Мельникова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев