Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

8 февральгә Татарстанда COVID-19ның 16720 очрагы теркәлгән

Татарстанда COVID-19ның 82 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 1се – читтән кертелгән, 81 е - чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән. 29 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 53 кеше өйдә дәвалана.

Яшь төркемнәре буенча: 18 яшькә кадәр – 3, 18 яшьтән 30га кадәр - 7, 30 яшьтән 50гә кадәр – 20, 50дән 60ка кадәр – 15, 60тан 70кә кадәр – 20, 70тән – 80гә кадәр – 11, 80нән 90га кадәр - 6, 90 яшьтән өлкәнрәк - 0.

География: Казанда 34, Яр Чаллыда – 10 очрак теркәлгән, Актаныш, Әлмәт, Балтач, Минзәлә, Ютазы районнарында – 1әр очрак, Әгерҗе, Тәтеш, Чистай районнарында – 2шәр очрак, Буа, Югары Ослан, Биектау, Кукмара, Тукай районнарында – 3әр очрак, Яшел Үзән, Түбән Кама, Питрәч районнарында – 4әр очрак теркәлгән.

Барлык чорда 13 227 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 69 кеше - узган тәүлектә.

Барлыгы 21 245 кеше вакцинацияләнгән (үсеш 1375), шулардан 5 284е - икенче доза алган.

81 122 доза комплектыннан 26,2% ы файдаланылган.

 

Вакцинацияләүгә язылуның 5 ысулы:

1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталында)

2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы,

3. Бердәм 122 номеры белән,

4. КФҮгә мөрәҗәгать итеп,

5. Поликлиникага контакт телефоннары буенча мөрәҗәгать иткәндә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев