Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

8 ноябрьдә Туган якны өйрәнү музеена Татарстан районнары һәм шәһәрләреннән кунаклар килгән

Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы вәкилләре музейга Яңа Чишмә районында уза торган терлекчелек буенча зона семинары кысаларында делегация белән килгәннәр.

- 8 ноябрь иртәсендә Туган якны өйрәнү музее Татарстанның төрле почмакларыннан: Казан, Чистай, Лаеш, Алексеевск, Спас, Әлки, Аксубай, Нурлат һәм Балык Бистәсе районнарыннан килгән кунакларны каршылады,-дип хәбәр итә музей хезмәткәре Галина Талаева. - Мин һәм хезмәттәшем Марина Былинкина алар өчен музей заллары буйлап экскурсия уздырдык. СССР чоры экспонатларын карап, кунаклар совет чорларын искә алдылар , аларга Хәрби Дан залы да зур тәэсир калдырды. Соңыннан кунаклар экскурсоводларга кызыклы экскурсия өчен рәхмәт белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев