Реклама
Район яңалыклары
9 айда 116 бала туган
Агымдагы елда безнең районда туучылар саны узган елдагы күрсәткечләрдән бераз артык.
Статистик мәгълүматлар буенча 9 айда районда 116 бала туган (шул исәптән 49 малай һәм 67 кыз). Шулардан 38 есе гаиләдә беренче, 49 ы - икенче, 24 е – өченче һәм 5 есе дүртенче бала булып якты дөньяга килгән. 2017 елда 9 айда 104 бала туган.
Кызганычка каршы, үлүчеләр саны туучылар саныннан артып китә. 9 айда 155 яңачишмәле вафат булган (шул исәптән 82 ир-ат һәм 73 хатын-кыз). Узган елда 9 айда 159 кеше үлгән.
9 айда яңа гына никахлашкан 61 пар яңа гаилә корган (2017 елда – 68), аерылышучылар саны - 27 (2017 елда – 21).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев