Реклама
Район яңалыклары
9 июньдә Яңа Чишмә районының «Алтын ачкыч» балалар бакчасында Сабантуй бәйрәме булып узган
Аны балалар бакчасының уен мәйданчыгында оештырганнар.
Балалар Сабантуйның күп кенә гореф-гадәтләрен чагылдырганнар. Биредә күңелле җырлар һәм биюләр, кунакларны каршы алу, тәм-томнар белән сыйлау, төрле милли халык уеннары булган.
Мондый бәйрәмнәр балаларны халык мәдәниятенә җәлеп итә, ә саф һавадагы уеннар аларның сәламәтлекләрен яхшырта һәм кәефләрен күтәрә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев