Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

9 Май бәйрәме алдыннан Яңа Чишмә районы башлыгы ветераннарны котлаган

Вячеслав Козлов аларны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлаган һәм бүләкләр тапшырган.

Район башлыгы Тубылгы Тау авылында Зарипов Хәниф Зарип улы һәм Зирекледә Габбасов Мансур Габбас улы янында булган. Ул аларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлаган һәм открыткалар, азык-төлек җыелмалары тапшырган.
Яңа Чишмә районында бары 4 кенә ветеран калды: Минкәев Гарифулла Хәлиулла улы, Быков Григорий Иванович, Габбасов Мансур Габбас улы, Зарипов Хәниф Зарип улы.

 
Вячеслав Михайлович билгеләп үткәнчә, район ветераннарының сафы елдан-ел сирәгәя бара. «Без озак көткән Җиңүне яулаган кешеләр алдында мәңге бурычлы булуыбызны онытмаска тиеш. Ветераннарыбызны исән-сау күрү бик куанычлы. Хәзер алар өчен иң мөһиме -  безнең игътибар һәм кайгырту», - диде ул. 
Вячеслав Козлов алар белән җылы аралашу вакытында хакимият ярдәм итә алырлык сораулары яки проблемалары хакында кызыксынган. 
Зирекле авылында ул ветеранның тол калган хатыны Сәлимханова Разия әби өендә дә булган, аны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлаган, нык сәламәтлек, якыннарының һәм туганнарының игътибарын тоеп яшәвен теләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев