Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

«Аҗаганлылар» сәламәт яшәү рәвешен хуплый

Балалар яшьләр арасында тәмәке тартуны, эчкечелекне һәм наркоманияне профилактикалау буенча акциядә катнашканнар.

«Аҗаган» яшүсмерләр клубында тәрбияләнүчеләр яшьләр сәясәте буенча белгечләр белән берлектә тәмәке тартуны, эчкечелекне һәм наркоманияне профилактикалау буенча акциядә катнашканнар.

Педагог алар белән сәламәт яшәү рәвеше, зарарлы гадәтләрнең организмга йогынтысы турында әңгәмә корган.

Балаларга «Тәмәке тарту, алкоголизм һәм наркоманиягә «юк» дип әйт!» видеоролигы күрсәтелгән, аннары алар «Начар гадәтләргә каршы нык торыр өчен кеше нинди сыйфатларга ия булырга тиеш» дигән тема буенча фикер алышканнар.

Чара ахырында балалар тәмәке тарту, эчкечелек һәм наркоманияне профилактикалау буенча белешмәлекләр ясаганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев