Ачыктан-ачык сөйләшү: «Мәдәният өлкәсендә коррупция»
Район мәдәният учреждениеләрендә коррупция куркынычын ничек киметү кирәклеге турында безгә мәдәният бүлеге начальнигы Галина Носова сөйләде.
- Галина Александровна, сезнең ведомство карамагындагы учреждениеләрдә коррупция куркынычын киметү өчен нинди чаралар күрелүе хакында сөйләгез әле?
- Ведомство буйсынуындагы барлык учреждениеләрдә коррупцион һәм башка хокук бозуларны профилактикалау өчен җаваплы затларны җәлеп итеп, комиссияләр төзелде. Алар даими рәвештә мәнфәгатьләр конфликты турында хәбәр итү, аны җайга салу кирәклеге турында сөйләп, профилактик эш алып баралар һәм хезмәткәрләргә ышанычны югалту буенча эштән азат ителүне үз эченә алган җаваплылык чаралары турында да җиткерәләр. Шулай ук мәдәният учреждениеләренең барлык җитәкчеләре дә ел саен үз һәм гаилә әгъзаларының керемнәре турында хисап тоталар.
- Галина Александровна, мәдәният бүлегендә милек һәм өстәмә керемнәр буенча эшләр торышы ничек?
- 2023 елда файдалану өчен авыл клублары биналарын арендалау буенча 403 290 сумлык 13 аренда шартнамәсе төзелде. Әлеге сумма мәдәният учреждениеләренең матди-техник базасын яхшыртуга тотылды.
Безнең учреждениеләрдә түләүле хезмәтләр дә күрсәтелә. Узган ел түләүле хезмәтләр күрсәтү ярдәмендә без 1282 000 сум акча эшләдек. Түләүле хезмәтләрдән кергән акча күчерүләр белән генә эш итүче учреждениеләрнең махсус счетына керде, ә хезмәтләр өчен түләү касса аппаратлары аша башкарыла.
Сатып алынган милек учреждениеләр балансына куела, ә исәптән чыгару Яңа Чишмә муниципаль районының Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы (ПИЗО) аша башкарыла. Үзәкләштерелгән бухгалтерия тарафыннан ПИЗО белән берлектә елына 2 мәртәбә - 6 ай саен инвентаризация үткәрелә. Соңгы инвентаризация 2023 елның 14 ноябреннән 5 декабренә кадәр булды. Инвентаризация нәтиҗәләре буенча артык булулар һәм җитешсезлекләр табылмады.
- Галина Александровна, авылда мәдәният хезмәткәрләре аз, туганнар белән бер учреждениедә эшләү очраклары буенча ниләр әйтә аласыз?
-«Коррупциягә каршы тору турында»гы 273-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә (25.12.2008 ел), якын туганнарның бергә эшләве турындагы мәгълүматны хезмәткәрләр хезмәт тәртибе таләпләрен үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча район комиссиясенә юллыйлар. Комиссия әлеге хәбәрне карап тикшерә, эшнең барлык нечкәлекләрен һәм вакантлы урынга эшкә урнашырга теләүчеләр бармы- юкмы икәнлеген ачыклый, шуннан соң үзенең киңәш бәяләмәсен бирә. Узган ел комиссиягә мондый гаризалар мәдәният учреждениеләрендә эшләүче 4 хезмәткәрдән җибәрелгән иде.
- Ә гомумән алганда халыктан мәдәният учреждениеләрендә коррупция фактлары турындагы мөрәҗәгатьләр киләме?
- 2023 елда һәм 2024 елның 7 аенда мәдәният бүлегенә гражданнардан коррупция күренешләре турында мөрәҗәгатьләр килмәде.
Әгәр дә сез вазыйфаи затның законлы эш итүенә һәм үз вазыйфасына тискәре карашта булмавына шикләнәсез икән, 8(84348)2-32-49 номеры буенча ышаныч телефонына мөрәҗәгать итегез (моны аноним рәвештә дә эшләп була). Яисә 423190 Яңа Чишмә авылы, Совет урамы, 80 йорт адресына хат язсагыз да була.
- Халык арасында сез нинди дә булса профилактик эш алып барасызмы, аларның хокукый культурасын күтәрәсезме?
- Әлбәттә. Ел саен мәдәният учреждениеләре тарафыннан профилактик чаралар циклы үткәрелә, шул исәптән Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган түгәрәк өстәлләр, «Әйдәгез намуслы булыйк!» дип аталган тематик әңгәмәләр, мәгълүмат сәгатьләре, китап күргәзмәләре, рәсем конкурслары, социаль роликлар күрсәтү һәм белешмәлекләр тарату буенча акцияләр оештырыла.
-Ачыктан-ачык сөйләшүегез өчен рәхмәт!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев