Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Әдәмсә авыл клубы хезмәткәрләре Сабантуйга бүләкләр җыю йоласын үткәргәннәр

Һәр халык бәйрәме үзенчәлекле йолалары һәм гореф-гадәтләре белән аерылып тора. Нәкъ менә алар шушы бәйрәмгә махсус рух өстиләр, милли үзенчәлекне сакларга ярдәм итәләр.

Сабантуй бәйрәме дә үзенең кызыклы традицияләре белән билгеле. Бәйрәмгә берничә көн кала үткәрелә торган сөлгеләр һәм бүләкләр җыю — иң матур йолаларның берсе булып тора.

Әдәмсә авыл клубы хезмәткәрләре ата-бабаларның мирасын саклау һәм гореф-гадәтләргә хөрмәт күрсәтү нияте белән ел саен бу йоланы үткәрәләр.

Бу чара быел да үткәрелгән.
Анда АМЙ хезмәткәрләре генә түгел, ә авылның битараф булмаган кешеләре дә катнашкан.
Шунысы сөендерә, авыл халкы бүген дә сөлге җыю йоласын түземсезлек белән көтә.

Бүләк җыючылар бүләк алып килгән һәр кеше белән биегәннәр, бүләкләре өчен рәхмәт белдергәннәр, аларга елның яхшы, уңышның мул булуын теләгәннәр.

Авыл кешеләре, үз чиратларында, бүләк җыючыларны елмаеп озатып калганнар, халык традицияләрен саклаганнары өчен аларга рәхмәт сүзләрен җиткергәннәр һәм киләсе елда да бу матур чараны көтеп алырга вәгъдә иткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев