Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Әдәмсә һәм Бакташ авылларында яшәүчеләр СВОдагы хәрбиләргә ярдәм иткән

Әдәмсә һәм Бакташ авыллары халкы СВОдагы хәрби хезмәткәрләргә гуманитар йөк җыйган. Аны авылдашлары Ришат Ситдыйков аркылы җибәргәннәр. Гуманитар йөк белән Ришат СВО зонасына инде берничә тапкыр барган. Бу хакта редакциягә Люция Хәйруллина хәбәр итә.

— Безнең халык тозлаган яшелчәләр, төрледән-төрле вареньелар, өйдә пешерелгән камыр ризыклары, мичләр (буржуйка), җылы киемнәр һәм сугышчыларга кирәкле башка күп нәрсәләр җыйды. 

Бакташ авылында яшәүчеләргә аерым рәхмәт белдерәбез. Азык-төлекләрдән тыш, алар 30 мең сумнан артык акча да җыеп бирделәр. Бу акчаларга без үзебезнең солдатларга носки, бияләй, тәмәке һәм башкаларны сатып алдык.

Әлеге игелекле эшкә үз өлешен керткән һәр кешегә олы рәхмәтебезне җиткерәбез!, — дип яза ул.

Әдәмсә һәм Бакташ авылларында яшәүчеләр СВОдагы хәрбиләргә ярдәм иткән

Әдәмсә һәм Бакташ авылларында яшәүчеләр СВОдагы хәрбиләргә ярдәм иткән

Әдәмсә һәм Бакташ авылларында яшәүчеләр СВОдагы хәрбиләргә ярдәм иткән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев