Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Әдәмсә стадионында кыш белән хушлашканнар

Кичә Әдәмсә авылында кыш белән хушлашуга багышланган традицион бәйрәмнәр булып узган.

Бәйрәм күңелле үткән. Авыл халкын һәм бәйрәм кунакларын мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән кызыклы бәйрәм программасы көткән. Алар «Сау бул, Кыш, исәнме, ямьле Яз!» дип аталган театральләштерелгән уен программасын тәкъдим иткәннәр. Дәртле халык җырлары һәм такмаклар, күңелле әйлән-бәйлән, кар бәрешү һәм башка халык уеннары бәйрәмдә катнашучыларның кәефләрен күтәргән, ә чара ахырында, ут белән бергә барлык начар нәрсәләр юкка чыксын дип, Кыш символы булган карачкыны яндырганнар. Барлык катнашучыларны тәмле коймак һәм кайнар чәй белән сыйлаганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев