Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Әдәмсәдә мунча янган

Көз һәм кышкы чор башлану белән объектларда һәм торак пунктларда янгыннар саны арта.

Кичә, 27 октябрьдә, 14 сәгать 50 минутлар тирәсендә, 124 номерлы янгын сүндерү частенә Яңа Чишмә районының Әдәмсә авылында янгын чыгуы (мунчада) турында хәбәр килеп ирешкән.  
Россия ГТХМның ТР буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш идарәсе Яңа Чишмә һәм Чирмешән бүлекләренең өлкән инспекторы эчке хезмәт лейтенанты Александр Завалишин хәбәр иткәнчә, янгын төтен торбасының төзек булмавы аркасында килеп чыккан. Янгыннан килгән зыян әлегә ачыклана. 
«Көзен һәм кышын объектларда һәм торак пунктларда янгыннар саны арта. Бу халыкның җылыту приборларын актив куллануы, мич якканда, газ җиһазларын һ. б. эксплуатацияләгәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәве белән бәйле.
2021-2022 елларда җылыту сезонында ТРның Яңа Чишмә районы территориясендә  (2021 елда - 10, 2022 елда - 3)  зур матди зыян белән 13 янгын теркәлгән. Аларда 1 кеше зыян күргән, 10 корылма янып беткән һәм 3 корылмага зыян килгән.
2021-2022 еллардагы җылыту чорында булган янгыннарның төп сәбәпләре:
- электр җиһазларын кулланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу - 3;
- мичләр һәм төтен юллыкларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу - 8;
- ут белән саксыз эш итү - 2.
Нигездә, 2021-2022 еллардагы җылыту чорында янгыннар торак секторда булган. 2021 елда Яңа Чишмә, Горшково авылларындагы КФХларда 2 янгын теркәлгән.
Әлеге хәлнең мондый торышы гражданнарның янгын куркынычсызлыгы  кагыйдәләренең элементар таләпләрен үтәүгә һәм матди кыйммәтләрнең уттан ышанычлы сакланышын тәэмин итүгә җавапсыз карашта булулары белән бәйле. 
2021-2022 елларда янгыннар түбәндәге торак пунктларда булган:
- район үзәге - Яңа Чишмә авылында - 8, (2021 елда 1 зыян күрүче кеше дә булган), Тубылгы Тауда - 3, Горшковода - 1, Петропавел Бистәсендә - 1.
Яңа Чишмә муниципаль район территориясендә авыл хуҗалыгы билгеләнүендәге (Архангел Бистәсе, Яңа Чишмә авылы, Волчья Бистәсе янында) җирләрдә коры үләннәр (камыл, камыл калдыклары) януның 4 очрагы булганын да билгеләп үтәсем килә. Россия Федерациясендә янгынга каршы режим кагыйдәләренең 185 нче пункты нигезендә (Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 16.09.2020 елда 1479 номерлы «Россия Федерациясендә янгынга каршы режим кагыйдәләрен раслау турында»гы  карары белән расланган) авыл хуҗалыгы билгеләнүендәге җирләрдә һәм торак пунктлар тирәсендә коры үләннәрне, урып-җыю һәм камыл калдыкларын яндыру тыела. Шуның нәтиҗәсендә хокук бозучыларга карата административ йогынты чаралары кулланылган.
 Салкын көннәр башланыр алдыннан район халкына һәм объект җитәкчеләренә мөрәҗәгать итәсе килә: һәр милек хуҗасы, шулай ук объект җитәкчесе мичнең һәм төтен юллыкларының төзеклеген тикшереп, ремонтлап, корымнардан чистартып, балчык-ком эремәсе белән ярыкларны ябыштырып, чарлакларда, түбәдә һәм түбәдән өстә булган төтен юллыкларын агартсын һәм бу торак йортларда гына түгел, ә шулай ук үзләренә ышанып тапшырган объектларда да эшләнсен иде. Шулай ук электр приборларын эксплуатацияләгәндә, сүндергечләр һәм розеткаларга артык йөкләнеш булмавын, аларның һәрчак төзек хәлдә булуын һәм артык йөкләнештән саклану чараларсыз стандарт булмаган электр җылыту приборларыннан файдаланмауларын күзәтеп тору зарур.
Районның күп кенә халкы һәм җитәкчеләре янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләренә җаваплы карыйлар, ләкин, кызганычка каршы, объектларның һәм торак фондының янгынга каршы торышын тикшергән вакытта, ваемсызлык, җавапсызлык күрсәткән кешеләр дә очрый.
Һәр йорт хуҗасы һәм объект җитәкчесе үз йортында яшәүче барлык гаилә әгъзалары, шулай ук аның кулы астында эшләүчеләрнең янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүләре, йортның, милекнең һәм объектның  янгыннан саклануын тәэмин итү өчен шәхсән җаваплы булуын истә тотарга тиеш.
Онытмагыз: сезнең иминлек - сезнең кулларда!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев