Әдәмсәлеләрнең хезмәт активлыгы арткан
Хуҗалыкларда терлекләр саны арткан, урамнар чистара.
Утырыш эшендә җирлек башлыгы Альмира Нәҗметдинова Советның һәм АҖ башкарма комитетының 2022 елгы эшчәнлеге турында җентекләп хисап тотты, проблемалы мәсьәләләрне һәм аларны чишү юлларын билгеләде.
«Узган ел башында авыл халкы тарафыннан «Шонталы-Ширәмәт» юл участогында «Перегон скота» дигән билгене куярга һәм авылның 4 урамында яктырту эшләрен җайга салырга дигән теләкләре җиткерелгән иде. Кисәтү билгесе урнаштырылды, ә начар яктырту автоматы көчлерәккә алыштырылды», - дип хисап тотты АҖ башлыгы һәм ел дәвамында тагын 42 кешедән (урам яктырту лампаларын алыштыру, чүп-чар җыю һәм түләүләр, сукбай этләр буенча) мөрәҗәгать кабул ителүен өстәде. Сораулар тиз арада хәл ителгән, ләкин сукбай этләр белән мәсьәлә хәзер дә актуаль булып кала.
«Авыл җирлеге хакимияте эшендә төп бурыч - җирлек бюджетын үтәү, аның ярдәмендә авылның тулы канлы тормышта яшәве белән бәйле барлык мәсьәләләр дә хәл ителә, ә узган ел ул 153,5 %ка үтәлгән.
Мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт учреждениеләре, почта элемтәсе бүлеге өзлексез эшләде. Сәүдә хезмәте сатып алучыларның ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерә. Кызганычка каршы, 30 кеше яшәгән Бакташта автолавкалар булмады, ә поселокта яшәүчеләргә азык - төлек һәм медикаментларны аларның үтенече белән хат ташучы алып кайтты», - дип билгеләп үтте АҖ башлыгы.
БЕЛЕШМӘ
Җирлектә 681 кеше теркәлгән
581 кеше яши.
Алар арасында: 197 пенсионер
17 яшькә кадәрге балалар - 124
11 студент, ике егет армиядә хезмәт итә, армиядән кайтучылар - 1, ул безнең районда эшләргә калган.
2022 елда өч бала туган, 15 кеше үлгән.
Башкарма комитет эшендә мөһим юнәлеш - авылны төзекләндерү.
10 ел дәвамында территорияләрне төзекләндерүнең төп чыганагы – үзара салым чаралары.
Хисап елында мөселман зиратын төзекләндерү, Бакташка контейнерлар һәм контейнер мәйданчыклары урнаштыру, шулай ук юлларны кардан чистарту, юл кырыйларындагы чүп үләннәрен чабу белән шөгыльләнгәннәр. Ике урамдагы юлларга вак таш түшәлгән, гидрантлар реконструкцияләнгән, лампаларны алыштырып, урамнарны яктыртуны тәртиптә тотканнар, балалар мәйданчыгы буялган һәм яңартылган.
Территорияләрне төзекләндерү, елга ярларын һәм юл буйларын чүп-чардан чистарту, агач үсентеләре утырту буенча өмәләр үткәрелгән. Җирлектә ташландык бакчалар буенча куелган бурыч хәл ителгән диярлек: мондый участокларда терлекләр өчен печән чәчелгән.
2023 елга үзара салым буенча җәй һәм кыш айларында юлларны тәртиптә тоту, шулай ук урамнарны яктырту, Яр буе һәм Елга аръягы урамнары буенча юл төзү, Головка елгасы аша күперне ремонтлау планлаштырылган.
Халыкның мәшгульлеге
Районнан читтә 60 кеше эшли
нефть сәнәгатендә - 57
муниципаль учреждениеләрдә - 54 кеше
авыл хуҗалыгында - 51
сәүдәдә - 23
ШЭ -7 кеше
хуҗалык исәпле учреждениеләрдә - 5 кеше эшли
үзмәшгульләр - 3 кеше
хуҗалык белән 21 кеше шөгыльләнә.
Әдәмсә АҖ халкы шәхси хуҗалык белән актив шөгыльләнә. 73 хуҗалыкта 312 баш МЭТ бар (2021 елга+1 баш). 55 хуҗалыкта 138 сыер бар (2021 елга+ 23). Африка чумасы кертүне профилактикалау сәбәпле, дуңгызлар саны 11 башка кимегән (8 баш калган), сарыклар һәм кәҗәләр саны 33кә арткан - 378 баш тәшкил итә.
Хисап елында хуҗалыклардан 5700 ц. чамасы сөт сатылган (бу 2021 ел белән чагыштырганда 500 ц. күбрәк). Бер литр сөтнең уртача бәясе 27,33 сум тәшкил иткән. Иң яхшы сөт тапшыручы булып элеккечә, Вәсимә Зиннурова кала, ул 130 центнер тирәсе сөт тапшырган.
Халык үз терлекләрен тулысынча азык белән тәэмин иткән. АҖ территориясендә печәнлек җирләре бар. Шулай ук печәнне рулоннарда сатып алу мөмкинлеге дә бар. Халыкның 300гә якын пай җирләре арендага алынган, пайчылар белән «Агро-Основа» ҖЧҖ гектарын 1800 сумнан, ә фермер Гыйбадуллин - 2000 сумнан исәп-хисап ясаган.
Өстәмә доклад белән ФАП фельдшеры Гөлфия Котова һәм мәктәп директоры Наталья Главнова чыгыш ясады.
Аларның чыгышына район башлыгы Вячеслав Козлов үз фикерен җиткерде.
Аның ни өчен диспансерлаштыру планы үтәлмәгән дигән соравына авылда яшәмәүчеләр диспансерлаштыруны узмады, алар фәкать пропискада гына торалар дигән җавап алынды.
Мәктәп эше буенча район башлыгы өлкән сыйныф укучылары санын арттыруның уңай тенденциясенә игътибар итте:
«Тугызынчы сыйныфтан соң, укучыларның 70 проценты 10-11 сыйныфка бара. Шуңа күрә район хакимияте Әдәмсә мәктәбенең 2016 елда «югалган» урта гомуми белем бирү статусын алуына ярдәм итәчәк».
Вячеслав Козлов районның 2022 елгы эш нәтиҗәләре турында сөйләде, халыкның сорауларына җавап бирде. Аның җирле хакимият органнары эшен уңай бәяләргә дигән тәкъдимен халык бертавыштан хуплады. Аннары бүләкләү тантанасы булды.
Әдәмсә АҖнең социаль-икътисади потенциалын ныгытуга зур өлеш керткән өчен Ришат Ситдыйков район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Авыл тормышында актив катнашканы өчен Гомәр Галимовка һәм Николай Горюшинга Әдәмсә АҖ башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев