Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Җәяүлеләр өстенлеккә ия

ИМЧ өчен кагыйдәләр.

2023 елның 1 мартыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрендәге индивидуаль мобильлек чараларын (ИМЧ) куллануны көйләүче үзгәрешләр һәм өстәмәләр үз көченә кергән. 
Шәхси мобильлек чараларын куллану буенча методик киңәшләргә ЮХКне пропагандалау буенча инспектор, полициянең өлкән лейтенанты Алексей Кадымов аңлатма бирә.
Әгәр дә ИМЧ белән хәрәкәт итү тротуарларда, җәяүлеләр юлларында, юл кырыенда яки җәяүлеләр зоналары чикләрендә (җәяүлеләр зоналарында булган велосипед юлларын да кертеп) башкарыла һәм җәяүлеләр өчен куркыныч тудыра яки комачаулый икән, ИМЧ белән идарә итүче зат ИМЧның тизлеген җәяүлеләр хәрәкәте тизлегеннән артмаган тизлеккә кадәр киметергә яки ИМЧны бөтенләй туктатып, җәяү хәрәкәт итәргә тиеш. Җәяүлеләр велосипедчылар һәм хәрәкәт итү өчен ИМЧны кулланучылар белән бергә хәрәкәт иткән очракларның барысында да, җәяүлеләр өстенлеккә ия.
Юлның машиналар йөри торган өлешен юл чатыннан тыш кичкәндә, ИМЧ белән идарә итүче кеше юл хәрәкәтенең башка катнашучыларына юл бирергә тиеш.
ИМЧ белән идарә итүчеләрнең автомагистральләрдә хәрәкәте тыела.
Җәяүлеләр велосипед юллары буенча хәрәкәт иткәндә, шулай ук мондый юлларны кичкәндә велосипедчыларга һәм ИМЧда хәрәкәт итүчеләргә юл бирергә тиеш.
ИМЧ белән идарә итүчеләр, машиналар юлы кырыенда хәрәкәт иткәндә, транспорт чаралары хәрәкәте юнәлешендә барырга тиеш.
ИМЧдан файдаланган кешеләр регулировщикның җәяүлеләр өчен сигналларын исәпкә алып хәрәкәт итәргә тиеш.
Шул исәптән, регулировщик сигнал биргәндә юлның машиналар йөри торган өлешендә булган ИМЧ белән идарә итүчеләр аннан китәргә тиеш, әгәр дә бу мөмкин түгел икән, алар  транспорт хәрәкәтенең капма- каршы юнәлешләрен бүлеп торучы линиядә тукталырга тиеш.

Янәшәдәге территориядән юлга чыкканда, шофер  башка транспорт чараларына, хәрәкәт итү өчен ИМЧны  кулланучыларга һәм юлда хәрәкәт итүче җәяүлеләргә, ә кире очракта - җәяүлеләргә, велосипедчыларга һәм ИМЧ белән хәрәкәт итүчеләргә юл бирергә тиеш.
Юлда уң яки сул якка борылганда, шофер җәяүлеләргә, ИМЧ белән хәрәкәт итүчеләргә һәм ул борылган якта юл аша узып баручы велосипедчыларга юл бирергә тиеш.
Җайга салынган җәяүлеләр кичүләрендә светофорның хәрәкәтне рөхсәт итүче сигналы кабынганда, шофер җәяүлеләрнең һәм ИМЧ ярдәмендә хәрәкәт итүчеләрнең юл (трамвай юллары) аша чыгуларын көтәргә тиеш.
Торак зонада өстенлек җәяүлеләргә бирелә, шул ук вакытта алар машина юлында транспорт чаралары һәм ИМЧ белән идарә итүчеләр хәрәкәтенә сәбәпсез комачаулыклар тудырырга тиеш түгел.
Торак зонадан чыкканда, шоферлар һәм хәрәкәт итү өчен ИМЧны кулланучылар юл хәрәкәтенең башка катнашучыларына юл бирергә тиеш.
Көннең караңгы вакытында һәм күрү мөмкинчелеге кимегәндә, юлның никадәр яктыртылуына да карамастан, ИМЧнең фонарьларе яки фаралары кабызган булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев