Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Акбүре авыл җирлегенә янгынга каршы мобиль комплекс бүләк ителгән

Махсус җиһазлар ГТХМ федераль программасы кысаларында ТРО ВДПО вәкилләре тарафыннан тапшырылган

Акбүре авыл җирлеге Яңа елга файдалы һәм бик кыйммәтле бүләк алган. «Бөтенроссия ирекле янгын җәмгыяте» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы бүлекчәсе авыл халкына янгынга каршы заманча мобиль комплексы бүләк иткән. 2020 елда аларны Татарстандагы өч муниципаль районның өч авылы гына алган. Комплексны тапшыру Россия ГТХМның федераль программасын тормышка ашыру кысаларында узган.

Бәясе 600 мең сумга якын булган комплекс  янгынга каршы җиһазлар урнаштырылган кечкенә йөк тагылмадан гыйбарәт. Бу - 350 метр озынлыктагы янгын җиңсәсе (рукав), көчле насос, ут сүндергечләр комплекты, елгалалардан су алу өчен фильтр, янгын сүндерүчеләр өчен ике комплект кием һәм башка әйберләр. Җиңел автомобиль ярдәмендә мобиль комплексны тиз арада янгын булган урынга китереп, янгын сүндерү машиналары килгәнче аны сүндерә башларга мөмкин. Бүләк бик урынлы булган, чөнки җирлекнең янгынга каршы җиһазларында янгын җиңсәләре җитешмәгән, иске помпаны алыштыру да кирәк булган. Ноябрьдә Акбүредә булган янгын вакытында торак йорт сәгать ярым эчендә янып беткән. Утны тиз арада сүндерү өчен авылдагы  ирекле янгын сүндерү дружинасының янгын шланглары сулыкка кадәр берничә метр гына җитмәгән. Хәзер исә Акбүре янгын сүндерүчеләренең заманча үз мобиль комплекслары бар.

Акбүрегә бүләкне тапшыру өчен ВДПОның Республика буенча территориаль бүлек җитәкчесе Радик Камалетдинов, ВДПОның Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Кирилл Успенский, ГТХМның Түбән Кама бүлеге вәкилләре килгән. Район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов авыл халкын котлап, «форс-мажор» очрагы була калса, мобиль янгын комплексы авыл халкына алыштыргысыз ярдәмче булачак, дип билгеләп үтте. Акбүрелеләр исеменнән рәхмәт әйтеп, авыл җирлеге башлыгы Җәүдәт Җәләлетдинов чыгыш ясады.

- Янгыннарны булдырмау өчен, бу кирәкле бүләк, - диде  Радик Камалетдинов. – Хәер, ул махсус янгын сүндерү машинасын тулысынча алыштырмаса да, бүгенге көндә бу кирәкле һәм ихтыяҗ зур булган җиһаз. Ул аерым гараж һәм ягулык-майлау материаллары таләп итми, күп урын алмый. Язын һәм җәен  мобиль янгын посты белән эш итү буенча тренировкалар үткәрергә кирәк булачак. Теләк бары бер генә - әлеге бүләкнең өйрәнүләр вакытында гына кирәге чыксын иде.

Радик Камалетдинов билгеләп үткәнчә, республика ВДПОсы тарафыннан янгын хәбәрчеләрен бушлай  урнаштыру буенча эш дәвам итәчәк. ТР ВДПО - программаның инициаторы, аны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та хуплаган. Бушлай урнаштырылган янгын хәбәрчеләре булу аркасында 5 ел эчендә  100дән артык татарстанлы өендә янгын булмый калган. «Янгын хәбәрчеләре урнаштыру һәм мобиль янгын постлары белән тәэмин итү - боларның барысы да халык иминлеге өчен эшләнә», - диде Радик Камалетдинов.

ТР ВДПО җитәкчесе авыл халкын якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, бәхет, сәламәтлек һәм, иң мөһиме - янгыннар  булмасын, дип теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев