Акбүре авылында изге урынны төзекләндергәннәр
Акбүре авылында авыл читендәге изге урынны («Кизләүләр өсте») төзекләндергәннәр.
Зиратлар өстендә иске чардуганнар күп җыелган булган. Мәхәллә картлары белән киңәшләшкәннән соң, аларны металлга тапшырганнар, 18 мең сум җыелган. "Инде ясыйбыз икән, әйбәтләп ясыйк ДИП ҺӘМ кизләүләр өстен бераз тәртипкә китерү өчен шушы акчаларны сарыф итәргә уйладык. Авыл өчен изге урын бит ул", - дигәннәр. Шул акчага калай һәм керамзит блоклар сатып алганнар.
Изге урында беседканы калай белән тышлаганнар, чөнки бик җил үзәге булган, хәзер анда ышык, шулай ук койманы да ремонтлаганнар. Куелган плитәләр өстенә блоклар белән учак урыны ясарга телиләр, намаз укыр өчен махсус урын да булдырылачак.
Бүген авыл егете Насыйров Рафис ярдәме белән плитәләр куелган, Рафиска барысы исеменнән дә зур рәхмәт белдерәләр.
«Нургаяз» мәчете имамы Искәндәр ага Мурзин бөтен эшне координацияләгән, киңәше һәм эше белән ярдәм иткән.
Әле эшлисе эшләре, планнары зурдан, аларны тормышка ашыру насыйп булсын.
Җирле АҖнең башкарма комитеты аларга һәм башка авылдашларына игелекле эштә ярдәмнәре өчен зур рәхмәт белдерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев