Акбүредә изге урын төзекләндерелгән
23 майда авылның ике мәчетенә йөрүчеләр изге урында – «Кизләүләр өсте» территориясендә өмә үткәргәннәр.
Иске агачлар һәм куаклар киселгән, территория тәртипкә китерелгән.
Өмәдә «Мәхмүт» мәчете имамы Сәлихҗан Мусин, шулай ук Миншакир Шәйхетдинов, Мәүлет Хөснуллин, Мингалим Фәсхетдинов, Хафиз Мусин, Равил Шәйхетдиновлар һәм башка авылдашлар да актив катнашкан.
Авыл җирлеге башкарма комитеты авыл территорияләрен төзекләндерүдә риясыз ярдәм итүләре өчен барысына да рәхмәт белдергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев