Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Район яңалыклары

Акбүредә "Кизләүләр өстен" төзекләндерделәр

Авылыбызда челтерәп аккан чишмәләр булмаса да, үзебезнең, ата-бабаларыбыздан калган "Кизләүләр өсте", авылыбыз белән хөрмәт иткән изге бер урыныбыз бар, аллага шөкер.

Үткән ел анда бераз төзекләндерү эшләре башлап җибәргән идек инде, тәмамлап бетерә алмадык, вак-төяк эшләре калган иде. Менә шушы эшләрнең берсе буяп чыгу иде. Пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә, авылыбыз апалары: Хаҗәр апа, Рәмия апа, Рушания апа, Әлфия апа, Фәүзия апа, Рәйсә апа, Гөлшат апа, Сания апа, Зәйнәп апа, Фәния апа Вәлиуллина, авыл имамнары Искәндәр әзи һәм Сәлихҗан әзи җитәкчелегендә "Кизләүләр өстенең" барлык җирен буяп төштеләр. Хөрмәтле апалар! Сезгә алланың рәхмәтләре булсын! Саулыклы исәнлек бирсен ходай! Имамнарыбызга исәнлек белән аллага, халыкка хезмәт итәргә язсын! Бик матур булган, зур итеп рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев