Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Акбүрелеләр бәйрәмдә ял иттеләр

Һәм быел да Акбүредә Сабантуй күңелле һәм бәйрәмчә узды, авылда туып-үскән байтак якташларыбыз, шулай ук башка торак пунктлардан да кунаклар күп булды.

Акбүре авылында Сабантуйны оештыруда һәм үткәрүдә хәзергесе вакытта республиканың төрле шәһәрләрендә яшәүче авыл кешеләре ярдәм итте.
Район җитәкчелеге исеменнән акбүрелеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Еронтьев котлады. Ул шулай ук «Әхмәтвәлиева Г.Г.» КФХда озак еллар намуслы хезмәте өчен Сөлчә Баш авылында яшәүче Камил Шәйхетдиновка ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Җирле үзидарә башлыгы Җәүдәт Җәләлетдинов җыелучыларны бәйрәм белән котлап, байтак кына авылдашларына бүләкләр тапшырды. Иң матур чәчәк клумбалары булган ишегаллары, йортлар һәм учреждениеләр, йорт яны территорияләре билгеләп үтелде. 60, 55 һәм 50 ел бергә гомер иткән гаиләләрне дә хөрмәтләделәр, балачактан инвалид булучыларны да бүләксез калдырмадылар.
Җирлек башлыгы Сабантуй химаячеләренә бәйрәмне әзерләүдә һәм үткәрүдә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде, Алия Фәйзуллинаның һәм Алим Залаковның зур ярдәмен билгеләп үтте.
Котлау һәм бүләкләүдән соң мәйданда уеннар, аттракционнар, милли көрәш башланды.
Чирмешән Сабан туеның 2022 елгы батыры Марат Кәримов, узган ел Акбүредә Сабантуй батыры булып калган Рафил Залаковны җиңеп, бик матур көрәш күрсәтте.
Ат чабышларында Рәмис Шәйдуллин («Гульнова» атында) җиңү яулады, ә барлыгы биш чабышкы иде.
Кич белән мәйданда дискотека оештырылды һәм зур бәйрәм салюты бирелде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев