Акбүре авылында янгын булган
10 февральдә төнге 2ләр тирәсендә Акбүре авылында янгын чыккан.
Ут Яшьләр урамындагы дүрт абзарны колачлап алган. Янгынны сүндерү өчен авылдагы мобиль пост җәлеп ителгән, Яңа Чишмәдән ике һәм Яңа Ибрай авылыннан бер янгын сүндерү машиналары килеп җиткән.
Янгынны сүндерергә барлык авыл халкы булышкан. Янгынны оператив локализацияләү нәтиҗәсендә торак йортлар сакланып калган - аларга зыян килмәгән.
Кызганычка каршы, янгын вакытында бер кешенең өч үгезе үлгән. Үгезләр бәйдә булган.
Кешеләр арасында зыян күрүчеләр юк.
Янгынның башлангыч сәбәбе - электр үткәргечләрнең төзек булмавы.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев