Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Акбүре музеенда искә алу чарасы узган

Акбүре музеенда, үзенең яшьлеген, сәламәтлеген кызганмыйча, тырыш хезмәт башкарып, зур нәтиҗәләргә ирешүче Вәлиуллин Вәсил Вәлиҗан улы истәлегенә - 50 яшьлек юбилеена багышланган искә алу чарасы узган.

Музейда Вәсил Вәлиҗан улының туганнары, якыннары, хезмәттәшләре, районыбызның тарихи үткәненә битараф булмаучылар җыелган.

Бүгенге Акбүре музеенда уңай эш шартларын булдыру өчен үзенең зур өлешен керткән якташыбыз Вәсил Вәлиуллинның тормыш юлын искә алганнар.

Чара бүгенге көндә музейны әйдәп баручы, иренең эшен дәвам итүче, Вәсил Вәлиҗан улының тормыш иптәше Гөлия Таһир кызының чыгышыннан башланган.

Акбүре музеенда искә алу чарасы  узган


– Бүген зур хезмәт юлы үткән шәхесне - Вәсилнең 50 яшьлек юбилее уңаеннан искә алырга җыелдык. Без аны беркайчан да онытырга тиеш түгел. Ул барыбыз өчен дә тәрбияви үрнәк, - дигән ул.

Тормыш иптәшенең хезмәттәш дусларына, авылдашларына, чарага җыелган дусларына зур рәхмәтләрен җиткереп, әлеге очрашуның һәр ел кабатланып торуын теләгән.

Сүзне Акбүре авыл җирлеге башлыгы Җәүдәт Мәхмүт улы Җәләлетдинов дәвам иткән. Ул Вәсил Вәлиҗан улы турында, аның ни дәрәҗәдә эш сөючән кеше һәм гадел дус икәнен тагын бер кат искәрткән.

Акбүре музеенда искә алу чарасы  узган

Искә алу чарасында социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитет җитәкчесе  урынбасары Александр Леонидович Еронтьев, Вәсилне искә алып, аның эш сөючән хезмәткәр һәм тырыш музей җитәкчесе булганлыгын әйткән.

Акбүре музеенда искә алу чарасы  узган

Чараны Акбүре мәктәбе директоры Латыйпов Харис Харрас улы дәвам иткән.


- Балалардан гел тырышып кына укуын таләп итте. Чөнки үзе дә укуда һәрвакыт алдынгы булган. Көнне-төнне белмәдек, бергәләп илебезгә хезмәт иттек. Авыл тарихына ачыклык кертәм, үткәннәрне барлыйм – туплыйм, дип хыялланды. Тик авырып китте. Гомере буе халык өчен, киләчәк өчен дип эшләде. Бик яхшы хезмәткәр, тормыш иптәше Гөлиягә терәк һәм балаларына үрнәк әти дә иде, – дип искә алган.
 

Акбүре музеенда искә алу чарасы  узган

Истәлекле чара Акбүре мәктәбе укучыларының шигырьләре һәм җырлары белән үрелеп барган.

Музейдагы әлеге кичә Вәсил Вәлиҗан улын якын итеп килгән авылдашлары, хезмәттәшләренең, укытучыларының җылы сүзләре, хатирәләре белән дәвам иткән.


Чарада Вәсилнең балалары - улы Вазыйх һәм кызы Зөлфия дә әтиләрен җылы сүзләр белән искә алганнар.

“Вәсил Вәлиҗан улының рухы шат булсын, аның турында якты истәлекләр күңелләрдә озак сакланыр”, - дигән теләкләр белән аны искә алу чарасы ахырына  якынлашкан.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев