Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Акбүредә авыл халкына хәйрия ярдәме

Бу хакта Акбүре АҖ башлыгы Җәүдәт Җәләлетдинов хәбәр итә.

-Казан шәһәре, «Наследие добра» ярдәм фонды хезмәткәре, Миннәхмәт һәм Зәмзәмия Нуруллиннар кызы Фәйзуллина Алия, фонд һәм шәхсән үз исеменнән изге «Рамазан» ае уңаеннан, физик мөмкинлекләре чикләнгән, шулай ук пенсия яшендә булган бер төркем авылдашларга сәдака буларак азык-төлек җыелмалары таратты.

Авыл җирлеге һәм пакетларны кабул итеп алган авылдашлар исеменнән без Алиягә, аның тормыш иптәше Ришатка, балалары Диләрә һәм Дамирга ныклы исәнлек, гаилә бәхете, иманлы гомер телибез, олы рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Шулай ук бик күп изге гамәлләр кылучы «Наследие добра» ярдәм фондына да олы рәхмәтебезне ирештерәбез.

Исәнлектә, бәхет-шатлыкта гомер кичерергә насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев