Акбүредә безнең хәрбиләргә оекбашлар бәйлиләр
Акбүре хатын-кызлары «Хәрбиләргә җылы оекбашлар» акциясенә актив кушылганнар.
Авыл җирлеге башкарма комитеты һәм җирле мәдәният йорты хезмәткәрләре инициативасы белән, кичләрен уннан артык хатын-кыз бәйләү өчен кирәкле әйберләрне алып мәдәният йортына җыелалар.
Өч көн эчендә алар безнең хәрбиләргә якынча 10 пар йон оекбаш һәм 5 манишка (киеп куя торган шарф) бәйләгәннәр.
АҖ башлыгы Җәүдәт Җәләлетдинов игелекле ярдәмнәре өчен авылдашларына рәхмәт белдергән. Әлеге әйберләрне безнең мобилизацияле хәрбиләргә җибәрү өчен ярдәм җыю пунктына тапшырганнар.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев