Акбүрелеләр бәйрәмдә ял иттеләр
Быел да Акбүредә Сабан туе күңелле һәм бәйрәмчә узды. Бәйрәмгә авылда туып-үскән байтак якташларыбыз, шулай ук башка җирләрдән дә кунаклар килделәр.
Акбүре авылында Сабантуйны оештыруда һәм үткәрүдә хәзергесе вакытта республиканың төрле шәһәрләрендә яшәүче авыл кешеләре ярдәм итте.
Сабантуй бәйрәмен моңлы азан әйтеп, «Мәхмүт» мәчете имамы Сәлихҗан хәзрәт Мусин ачып җибәрде.
Район җитәкчелеге исеменнән акбүрелеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Еронтьев котлады. Ул шулай ук 65 ел бергә гомер итүче Рәис һәм Шакирә Вәлиуллиннарга район башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Җирле үзидарә башлыгы Җәүдәт Җәләлетдинов җыелучыларны бәйрәм белән котлап, байтак кына авылдашларына Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды. Шулай ук бәйрәмдә мәктәпне тәмамлаучылар билгеләп үтелде, төзекләндерелгән ишегаллары, йортлар һәм учреждениеләр, юбилярлар, инвалидлар, АҖ башкарма комитеты тарафыннан үткәрелгән чараларның даими химаячеләре һәм башкалар да билгеләнмичә калмады.
Җирлек башлыгы Сабантуй бәйрәмен әзерләүгә һәм үткәрүгә өлеш кертүчеләрнең барысына да рәхмәт белдерде, уңышлар һәм иминлек теләде.
Котлау һәм бүләк-ләүләрдән соң мәйданда уеннар, аттракционнар, конкурслар башланды. Анда катнашырга теләүчеләрнең иге-чиге булмады! Барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр һәм сувенирлар тапшырылды.
Ат чабышларында 7 чабышкы катнашты. Күрше Яңа Ибрай авылыннан килгән кунак беренче, ә акбүрелеләр — Рәмис Шәйдуллин һәм Мөхтәр Хәсәншин икенче һәм өченче урыннарны яуладылар.
Быелгы Сабантуйда милли көрәшне 22 яшькә кадәрге егетләр һәм балалар арасында гына уздырырга карар иткәннәр, бу әлеге төр спортны популярлаштыру максатыннан эшләнде.
Ике сәгатьлек көрәшләрдән соң келәмдә җиңүчеләр билгеләнде. Балалар арасында беренче урынны Алфис Шәйхетдинов яулады, егетләр арасында кубокка авыл кунагы Михаил Грызунов ия булды. Яңа Чишмә гимназиясе укучысы Камил Хөснуллин исә Сабантуйның абсолют батыры итеп танылды.
Сабантуй дәвамында авыл халкын һәм кунакларын җирле һәм шулай ук башка торак пунктлардан килгән артистлар, Чуаш Чабаксарының «Илем» вокаль ансамбле үз җырлары белән сөендереп тордылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев