Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Акча да, йомырка да юк – мошенниклар яңачишмәлене 22 мең сумга алдаганнар

Узган атнада ЭЭБнең кизү тору часте тарафыннан 52 хәбәр теркәлгән, 3 җинаять эше кузгатылган.

Компьютер мәгълүматларына законсыз керү

Билгесез кеше, билгеләнмәгән урында булып, РФ Дәүләт хезмәтләре порталын кулланып, гр. П.ның шәхси мәгълүматларын блоклау белән шөгыльләнгән.

Мошенниклык

Яңа Чишмәдә яшәүче гр.  С. бушлай белдерүләр сайты ярдәмендә банк картасын кулланып инкубация йомыркалары сатып алырга теләгән. Нәтиҗәдә, мошенникка 22,3 мең сум акча күчергән. Акча да, йомырка да юк!

Биоресурсларны законсыз чыгару

2024 елның 30 маенда төнлә гр. П. Екатерина Бистәсе янындагы елгадан законсыз рәвештә балык тоткан һәм  4420 сумлык матди зыян китергән.

Руль артында исерек

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 43 шофер адм. җаваплылыкка тартылган, шул исәптән икесе - исерек килеш а/м белән идарә иткән өчен. Аларның берсе - Әлмәт районы Клементейкино авылы кешесе, икенчесе - Рус Чабаксарыннан. Аларга 30шар мең сум штраф һәм ел ярымга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев